Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Сабантуйга халыктан бүләкләр җыйдылар

Милли бәйрәмебез Сабантуена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул.

Борынгыдан калган әлеге йола бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм Сабантуйга әзерлекнең төп атрибуты булып тора. Авыл халкы сөлге-яулыклар җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, бүләген дә алдан әзерләп куйган. 

Быел да районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, гармун моңнары астында, Кайбыч халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыеп йөрделәр. Милли киемдәге егет-кызлар авылдашларын биетте дә, җырлатты да. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, сөлге җыю районыбызның барлык татар авылларында да үткәрелде. Бүләкләр халык уеннарында җиңүчеләргә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтүчеләргә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Сабантуйга халыктан бүләкләр җыйдылар