Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта санитар-экологик чистарту буенча икеайлык дәвам итә

Аның кысаларында нинди эшләр башкарылуы турында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сөйләде.

– Рәмис Рафисович, ни өчен агымдагы ел Кайбычта нәкъ менә Экологик иминлек елы дип игълан ителде? 
– Чисталык һәм тәртип булдыру теләге көчле булганга күрә. Белгәнегезчә, көнкүреш калдыкларын җыю проблемасы бер безнең районда гына түгел. Аяныч дәрәҗәгә килеп җиткәнче, район җитәкчелеге аны хәл итүгә ныклап  кереште. Беренчедән, барлык авыл җирлекләрендә дә капчыклап каты көнкүреш калдыклары җыела башлады. Моның өчен килешүләр төзелде. Билгеләнгән график буенча калдыклар Кайбыч полигонына китерелә. Вакытлыча чүп саклау урыннары ябылды. Халыкка, рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр ясап, кая туры килде шунда көнкүреш калдыкларын атып, елга буйлары, посадкаларны,  кешеләр яшәмәүче йорт бакчаларын пычратып, экологик һәл­­а­кәт  китереп чыгаруларын, киләчәк буыннарны саф һава сулап, табигать матурлыгы белән хозурланудан мәхрүм итүләрен аңлатырга туры килә. 
Проблема бик җитди. Үз чүбебездә үзебез батарга мөмкинбез. Бәхеткә, күпләр моны аңлады һәм тәкъдимебезне кабул итте – каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен килешү төзеделәр. Моның белән ризалашырга теләмәүчеләр, бездә чүп юк дип уйлаучылар белән авыл җирлекләре башлыклары һәм хокук тәртибен саклау­чылар эш алып барачак. Чөнки, мәсәлән, пластикны ягарга да, күмәргә дә ярамый.     
– Без авылда яшибез һәм күбебезнең хуҗалыгында органик калдыклар, мәсәлән, бәрәңге сабагы җыела, төзелештән калган чүп тә булырга мөмкин. Аларны ниш­ләтергә?
 – Әлеге мәсьәлә буенча да уйланабыз. Бакчада җыелган калдыкларга, шул исәптән бәрәңге сабагына килгәндә, ул менә дигән ашлама, аны җыеп, черетеп, тирес урынына файдаланыр­га мөмкин. Безнең бабаларыбыз аны бакчага керткән. Төзелештән соң җыелган калдыкларга килгәндә, аларны да урнаштырырга  була. Мәсәлән, черегән такта һәм бүрәнәләрне мунча якканда файдаланырга яки фермаларның кочегаркаларына илтеп тапшырырга мөмкин. Әлегә аларның бөтенесендә дә суны утын ягып җылыталар. Гомумән, яхшы хуҗа була белергә, үз җиреңне яратырга һәм киләчәк турында уйларга кирәк. 
 Белгәнебезчә, каты көнкүреш калдыкларын капчыклап җыю инициативасын Кече Мәме авылы халкы белдерде. Әлеге авылның фермерлары администрациягә тагын бер яхшы инициатива белән мөрәҗәгать итте. Алар артык органик калдыкларны җыеп бару өчен җир участогы бүлеп бирүне сорады, череп тирескә әйләнгәч, аны сатарга планлаштыралар. Бу үзенә күрә акча эшләү ысулы, хуҗалыктан җыелган калдыклар үзеннән- үзе сортларга аеруны сорый дигән сүз. Кече Мәме фермерлары үрнәгенә башкалар да кушылсын иде.   
– Газета укучыларыбыз арасында чисталыкка һәм тәртипкә каршы килүчеләр юктыр дип ышанабыз. Икеайлык кысаларында  әлегә ниләр эшләнде? 
– Район туган көне алдыннан зур өмә үткәрелде. Анда авыл халкы һәм хезмәт коллективлары актив катнашты. Аларның барысына да зур рәхмәт. «Салават күпере» спорт комплексы, мәгариф бүлеге һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, ветеринария берләшмәсе, китапханә һәм поч­та хезмәткәрләрен аерым атап узасы килә. Һава торышы әлегә артык мөмкинлек бирмәсә дә, экологик чистарту буенча эш дәвам итә. Кошман, Мөрәледә яхшы гына җыештырдылар, Колаңгыда да тырыштылар. 
– Районда игълан ителгән икеайлык планында тагын нинди эшләр каралган? 
– Якынлашып килүче Бөек Җиңү көне уңаеннан обелисклар һәм һәйкәлләр, аларның тирәсе тәртипкә китерелә. Зират, чишмә буйлары, балалар мәйданчык­лары да җыештырыла. Яңа мәйданчыклар төзү дә планлаштырыла. Әлбәттә инде, Кайбычны чәчәкләр белән бизиячәкбез. Элеккеге чүп­лекләр урынында  яшел зоналар булдыру турында хыялланам. Традиция буенча, укучылар белән елга буйларын чүп-чардан арындырабыз.  
– Икеайлык нәтиҗәләре буенча анда актив катнашкан иң яхшы йортлар һәм авыл җирлекләре билгеләнәчәкме? 
– Һәр җирлектә иң яхшы йорт хуҗалыгы бәйгесе үткәрелә. Җиңүчеләр ачык­ланып, аларга Сабантуйда яки Авыл көнендә призлар тапшырылачак. Үз авылының чәчәк атуына зур өлешен керткән коллективлар һәм аерым кешеләр турындагы җылы фикерләр район газетасында да урын алыр дип ышанам. Районда яшәүче һәр кеше шуны аңласын иде – туган җиребезнең нинди булуы безнең үзебездән тора, тәртип һәм чисталыкны да бергәләп булдырырга тиешбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта санитар-экологик чистарту буенча икеайлык дәвам итә