Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта сайлау участокларында бик күп күзәтүчеләр эшли

Кайбычта ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау барышын төрле партияләрдән 96 вәкил, участок сайлау комиссияләреннән киңәшү хокукы булган 81 кеше күзәтә.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин хәбәр итәкәнчә, көн дәвамында бер генә сайлау участогыннан да сайлау турындагы законнар үтәлмәве, хокук тәртибен бозу очракларына юл куелуы турындагы хәбәр кермәгән. Кайбыч полициясе начальнигы Рушан Хуҗин райондагы 32 сайлау участогында да полиция хезмәткәрләренең кизү торуы турында әйтте, аларның унысы Казан шәһәреннән җибәрелгән. Полиция бүлегендә административ законлылыкның үтәлеше буенча инспектор Алсу Нигъмәтуллина Бәрлебашы сайлау участогында кизү торды. Ул да участок сайлау комиссия әгъзаларының сайлауларның гадел, чиста узулары өчен тырышуларын әйтте.

Шулай ук һәрбер участокта янгын сүндерү часте хезмәткәрләрен очратырга була.
Иске Чәчкаб мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән күзәтүче.
-Безнең Иске Чәчкаб сайлау участогында да сайлаулар бәйрәмчә, тыныч узды. Участок сайлау комиссиясе әгъзаларының сайлауларны беренче генә тапкыр үткәрүләре түгел, барысы да тәҗрибәле, үз вазифаларын яхшы белә,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев