Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры узачак

Бу көннәрдә Кайбычның яшь талантлары һәм аларның остазлары «Созвездие – Йолдызлык» фестивале белән яши.

Хәер, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, башкару осталыгын арттыру, яшьләр арасында этник мөнәсәбәтләрне, толерантлыкны ныгыту максатында яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленә әзерлек ел дәвамында алып барыла: сәләтле балаларны ачыклап, репертуар сайлана, костюмнар тектерелә, репетицияләр үткәрелә. Бөтен Татарстанны яулаган, меңләгән талантлар үстереп чыгарган, республиканың горурлыгына әйләнгән «Созвездие – Йолдызлык»ка быел 19 ел. Фестивальдә кайбычлылар да лаеклы урын тота: район мәктәпләрендә белем алучы яшь талантлар елның-елында эстрада сәнгатенең төрле жанрларында чыгыш ясап, үзләренә иҗатташ дуслар, тамашачы күңеленә юл таба. Ә быелгы фестиваль зона турының нәкъ менә безнең районда узуы белән истә калачак. 26-27 мартта Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле районнарыннан яшь талантлар Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә осталык­ларын күрсәтәчәк. 
Безнең районда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары ике атна элек үк башланды. Алар Колаңгы, Мәлки, Олы Кайбыч авылларында үткәрелде. Узган атнада район мәдәният йортында фестивальнең финал туры узды. Көне буе барган бәйгедә, җиде кат иләктән үткәрелеп, гала-концертта катнашу өчен яшь талантлар сайланды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова рәислегендәге жюри, аларның һәрберсен игътибар белән тыңлап, тиеш­ле бәя куеп барды. 
Балалар һәм яшүсмерләр «Хореография”, “Вокаль ансамбльләре”, “Вокал-соло” һәм “Конферанс” номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте. Бии-бии остарып беткән, менә инде ничә ел «Йолдызлык»та катнашып, гел җиңүләр яулаган «Авыл денс» бию коллективы быел да оста чыгыш ясавы белән сокландырды. Олы Кайбычтан «Топотушки» һәм «Салават күпере», Чүтинең «Йолдызчык» һәм Борындыкның «Настроение» коллективларының биюләре дә жюри тарафыннан уңай бәя алды. Җырчылар да сынатмый. Олы Кайбычтан Артем Русов, «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Сәмир Гыйсмәтуллин, Бортастан Ильвина Галимова, Федоровскоедан Ралина Шәмсиева, Хуҗа Хәсәннән Катерина Матвеева, Иске Тәрбиттән Дарья Васильева, Олы Тәрбиттән Наталья Козлова, әле кечкенә булсалар да, үзләрен сәхнәдә ышанычлы тота. Кошманнан Кадрия Хикмәтуллина, Олы Кайбычтан Зөлфинә Әхмәтҗанова, Азалия Миңнуллина, Гөлназ Гайнуллина, Чүтидән Диана Леонтье­ва быел осталыкларын тагын да арттыр­ган. Вокаль ансамбльләр арасыннан Олы Кайбычның «Шатлык нуры», «Улыбка», Иске Чәчкабның «Салават күпере» һәм «Яшь авазлар» ансамбльләре чыгышлары жюри тарафыннан уңышлы дип табылды. Гомумән, Иске Чәчкабның барлык катнашучылары да, барлык номинацияләрдә дә сайлап алу турын да, финал турын да узып, гала-концертка үтте. Бәйге конферансьелары – шул ук авылдан Баязит Хәсәнов белән Илгизә Хөсәенова, Олы Кайбычтан Алинә Гарифуллина, «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Язилә Нәҗметдинова, Булат Баһавиев һәм Адилә Гатауллина, Морза Бәрлебашыннан Александра Козлова, Кече Мәмедән Иван Токсаров һәм Айсылу Насыйбуллина, сүзнең тәмен белеп, сәнгатьле итеп сөйләүләре белән аерылып торды. 
– Быелгы фестивальгә әзерлекне уңай бәяләр идем, – диде район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова. – Колаңгы зонасы, аеруча Кече Мәме мәктәбе укучыларының тырышлыгы нык сизелде. Борындык авылы балаларын быел мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова әзерләгән, күпкә яхшырак чыгыш ясадылар. Федоровскоедан Ралинә Шәмсиева быел тагын да үскән, ул кыз барыбызны да таң калдырды. Мәлки зонасыннан барысы да зур әзерлек белән килгән. Чүтидән Камилә Шәйдуллина безнең өчен зур табыш булды, тавышы чишмә кебек агыла. Киләчәктә Чүтигә вокал һәм хореография буенча профессиональ укытучы билгеләргә уйлыйбыз. 
Балаларның берсен икенчесеннән аерып булмый, барысы да хәленнән килгәнчә тырышты. Ләкин һәр бәйгедә дә җиңүче һәм җиңелүче булган кебек, «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә дә барысы да бөтен бас­кычларны да үтә алмаска мөмкин. Финал турыннан уза алмаучыларга Мактау кәгазьләре тапшыр­дылар, ә жюри тарафыннан уңышлы чыгыш ясаган дип танылучылар 4 мартта район мәдәният йортында узачак гала-концертта катнашу хокукына ия булды. 
Хәтта бернинди дипломант, лауреат исемнәрен алмасаң да, мәртәбәле фес­тивальдә катнашу да үзе зур дәрәҗә, минемчә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие – Йолдызлык» фестивален Россиядәге иң уңышлы проект дип юкка гына атамыйдыр. Ул яшь талантларны чын мәгънәсендә канатландыра, алга таба да иҗат дөньясында кайнарга, сәләтләрен үстерергә, иҗади үрләр яулау өчен стимул булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев