Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта терлекчелек тармагындагы сигез айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар

Агымдагы елның тугызынчы аена аяк бастык. Районыбыз хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагында эшләр ничек бара соң? “Ак Барс” холдингының Кайбычтагы агрофирмаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үткәргән киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Район башлыгы терлекчелек белгечләренә җитди таләпләр куйды. Чөнки җитештерелгән продукция күләмен арттыру юнәлешендә эшлисе дә эшлисе әле.
– Терлекчелек тармагына карашны тамырдан үзгәртмичә, яңалыклар кертмичә, алга китеш булмаячак. Терлекчелек белгечләре дә үз хезмәтләренә җаваплырак караса, күрсәткечләр дә югарырак булыр иде. Элекке елларда район буенча җитештерелгән тулаем продукциянең яртысын диярлек биргән “Гөбенә” агрофирмасы да соңгы вакытта  позициясен какшатты. Фермалардагы сыерларны кышкы рацион буенча ашата башларга кирәк. Беренче чиратта, хәзерләнгән терлек азыгына лаборатор анализ ясату зарур. Шул анализлар нигезендә азыкны төрле витаминлы катнашмалар белән баетырга кирәк, –диде Альберт Илгизәрович.
Киңәшмә “Гөбенә” агрофирмасының Мәлки, “Алтын кырлар”ның Арыслан, “Дубрава”ның Борындык фермаларында булды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Рәис Нигъмәтҗанов,  ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, агрофирмаларның җитәкчеләре, управляющийлары, терлекчелек белгечләре катнашты.
 “Гөбенә” агрофирмсы директоры Валерий Поляков әйтеп узганча, маллар җәйге лагерьларда чакта фермаларны ремонтлаганнар.
– Хәзер сыерларны җәйге лагерьлардан фермаларга күчердек. Терлек азыгын кышлату чорына җитәрлек итеп хәзерләдек, силос сала башладык, – диде Валерий Поляков.
Бергәләшеп терлекчелек биналарын карап чыкканнан соң, район башлыгы башкарылган ремонт эшләреннән канәгать булуын белдерде. Арыслан фермасында да ремонт эшләре башкарылган. Хәзер карда ясыйлар.
– Безнең Колабирде фермасы янындагы юллар начар. Бу сөт алырга килгән автомобильгә кыенлыклар тудыра. Шуна күрә Колабирдедәге сыерларны Арыслан фермасына, ә анда таналар урнаштырырга уйладык. Колабирдедәге өч савымчы Арысланга йөреп эшләячәк, транспорт белән проблема юк, – диде агрофирма директоры Ринат Мотыйгуллин.
Альберт Илгизәрович аның бу инициативасын хуплады.
Борындык авылындагы фермада да тәртип урнаштырылган. Район башлыгы биредә эшне оештыру буенча үзенең киңәшләрен дә бирде.
Радик Камалетдинов өч агрофирмада да сигез айлык күрсәткечләргә анализ ясады. Рәис Нигъмәтҗанов терлекләрне балансланган рацион буенча ашатуга керешергә кирәклегенә басым ясады. Җәйге лагерьлардан кайткан терлекләр күчеш чорында продукциясен  киметергә тиеш түгел.
– Хуҗалыкларда урып-җыю, көзге чәчү эшләре тәмамланды. Шуңа күрә хәзер халыкка пай җирләре өчен ашлык бирергә кирәк.Фермаларга килгәндә, ремонт ясалган, җыештырылган. Минем өчен ферма тирәсенең йөз процент чиста булуы да мөһим түгел, иң мөһиме – продукциясе булсын. Барыгызга да уңышлар телим, тугыз айлык нәтиҗәләр буенча кабат очрашуга кадәр, – дип сүзен тәмамлады Альберт Илгизәрович.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев