Кайбычта үткәрелгән «Көзге бал»га танылган эстрада җырчысы да кайткан иде
Көз – моңсу ел фасылы, диләр. Ләкин быелгысы бер дә күңелсез түгел, киресенчә, ямьле, алтынсу төсләргә бай. Бар тарафтан муллык исе аңкый. Һәр елдагыча, Кайбычның мәдәният хезмәткәрләре быел да юмарт көзгә мәдхия җырлады. Ике атна дәвамында авылларда, ә кичә район мәдәният йортында «Көзге бал» узды.
Кемнәр генә юк иде бу балда. Турминскийдан Көзбикә, Бәрлебашыннан Көз ханым, Борындыктан Сихри көз кызы, Федоровскоедан Мунчала хуҗабикәсе, Олы Подберезьедан Көз патшабикәсе күз явын алырлык гүзәл иде. Корноухово һәм Мөрәленең мәдәният хезмәткәрләре әбиләр чуагын, Иске Тәрбиттән килүчеләр көзге фантазияне, арысланлылар муллыкны күрсәтте. Хуҗа Хәсән миләш тәлгәше, Багай көзге яфрак, Олы Урсак көзге каен, миләш муенса образы тудырган. Чүтинең мәдәният хезмәткәрләре яфраклар хәзинәсен, надеждинолылар көзге могъҗиза, салтыйганлылар әлеге ел фасылына хас дулкынны сурәтләде. Боларның барысын да бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә «Көз модасы»нда тәкъдим иттеләр. Костюмнарны төрле төстәге яфраклардан, миләш-баланнардан, имән чикләвекләреннән теккәннәр. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мода күрсәтүчеләрнең барысын да Кайбыч гүзәлләре дип атады.
- Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар, - диде ул. - Шулай да, көз кешесе буларак, аннан да матуррагы юктыр, дип саныйм. Фойедагы китапханәчеләр һәм клуб мөдирләре оештырган бай күргәзмә дә моны раслый. Бүген барыбыз да озак вакытка җитәрлек күтәренке кәеф белән кайтып китсәк иде.
Яхшы кәефне тамашачыларга артистлар бүләк итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре - «Ак җилкән» халык театры артистлары шаян сәхнә күренешләре әзерләгән. Алар көләргә генә түгел, уйланырга да мәҗбүр итте. Тамашачы бу юлы да Илгиз Насыйровның җырларын яратып кабул итте. Кайбычлыларга сюрприз да әзерләнгән иде: бәйрәмгә популяр җырчы Нурзадә дә кайткан. Берсеннән-берсе матур җырларын яратып тыңладык.
- Шундый матур бәйрәм оештыргансыз, - диде ул. - Мәктәп еллары искә төште. Без укыган чагында да менә шулай «Көзге бал»лар үткәрелә иде. Ул күргәзмә дә искиткеч, нәрсә генә юк, ни генә ясамагансыз. Күп итеп фотога да төшердем.
Җырчы әлеге фотоларны инстаграмдагы сәхифәсенә дә урнаштырды. Гомумән, бу көнне истәлеккә фотолар күп ясалды, алар интернетта урын алды. Киләсе елларда да, мул уңыш үстереп, «Көзге бал»ны әнә шулай җыр-моң, күтәренке кәеф белән үткәрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев