Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта төп максат - терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечен яхшырту

Хуҗалыкларда терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечен яхшырту – аграрийлар алдында торган мөһим бурычларның берсе. Шул максатта “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково, “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлекләрендә киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, терлекчелек бүлеге начальнигы Евгений Баймиев, ветеринария берләшмәсе белгече Наил Габдуллин, агрофирмалар җитәкчеләре, бүлек управляющийлары, терлекчелек белгечләре катнашты. 
Радик Камалетдинов агымдагы елның җиде аенда терлекчелек тармагында башкарылган эшкә тулы анализ ясады, кимчелекләргә тукталды. Аның әйтүенчә, районда ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләре узган елның шул ук чорыннан кимрәк. Урыннарда яшь үрчемнең үлеменә юл куелуы да борчый. Киңәшмәдә бу хәлдән чыгу юлларын бергәләп барладылар. Евгений Баймиев малларга азыкны рацион буенча, төрле катнашмалар кулланып ашатырга киңәш итте. Наил Габдуллин хуҗалыкларда лейкозлы сыерлар һәм үгезләрдән арыну, фермаларда ремонт эшләре алып бару, дезинфекция, малларга вакцина ясау турында сөйләде. Бу хакта тулырак газетаның алдагы саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев