Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта укытучылар район газетасына беренчеләрдән булып языла

“Кайбыч таңнары” газетасы коллективы абунә чорында һәрвакыт “Район газетасын – һәр йортка” девизы астында эшли.

 Райондагы бердәнбер матбугат чарасын һәр йортта да алдыруларын максат итеп куябыз. Чөнки нәкъ менә без Кайбыч ягы кешеләре, аларның матур эшләре турында язабыз, район хәбәрләрен халыкка җиткерәбез.
Матбугатка язылу кампаниясе башлануга, гадәттә, иң беренче булып, аңа укытучылар языла. Бу юлы да шулай булды. Традиция буенча «Кайбыч таңнары» газетасына язылу башлануга, аңа Олы Подберезье, Ульянково, Федоровское, Чүти һәм башка мәктәпләр коллективлары тулы составта язылды. Башка мәктәпләр дә аларга кушылыр дип ышанасы килә. Чөнки мәгариф темасына газетабызда зур урын бирелә.
– Газетаның электрон варианты да бар. Ләкин журналистлар бар осталыгын, күңел җылысын, тел байлыгын кушып чыгарган, типография исе аңкып торган газетага җитми инде. Шуңа да “Кайбыч таңнары”на язылмыйча калганым юк, – диде Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Бикти-мерова. – Коллективта эшләүче 30 укытучы һәм техник хезмәткәрнең барысы да “Кайбицкие зори” газетасына язылып куйды. Газетаны татар һәм рус телләрендә чыгарып, сез әле икетеллелекне дә тәэмин итәсез.
Ульянково мәктәбе, балалар бакчасы коллективларының да икенче яртыел-лыкта да безнең белән бергә булуына шатланабыз.
– Район газетасын коллективыбыз белән яратып укыйбыз. Журналистлар район тормышы, авыл җирлекләренең ничек яшәве, аерым кешеләр турында кызыклы мәкаләләр яза. Газета сайтындагы, инстаграмдагы барлык яңалыкларны да укып барабыз, – диде мәктәп директоры Наталия Челноко-ва.
Ункөнлек барышында Ульянково авылындагы почта бүлегендә район газетасына 65 кеше язылган, яртыеллыкка җиткерелгән план 50 процентка үтәлгән.
Кече Мәме авылындагы почта бүлеге начальнигы Ирина Козина да абунә планын үтәячәкләрен ышандыра. Федоровское мәктәбе коллективы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар безне мәктәптә үткәрелүче төрле чараларга чакыра, үзләре дә яңалыклары белән бүлешә, мәкаләләр яза. Подписка чо-рында да бездән аерылмыйлар.
– Коллективта белемгә омтылыш зур. Китаплар, газета-журналлар – иң якын дусларыбыз. Укытучылар елдан-ел камилләшә, эзләнә, шуңа да мәга-риф өлкәсендә уңышларга ирешә. “Кайбыч таңнары” – район елъязмасы ул, – ди укытучылар.
Район почта элемтәсе бүлегеннән хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә район газетасына 1392 кеше язылган, шуларның 1280е аңа ташламалы вакытта язылып калган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев