Кайбычта уракка төшәргә җыеналар
Уракка төшәр вакыт җитте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз кырларын тагын бер кат күздән кичереп кайтты.
Ул авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең җитештерү- маркетинг бүлеге консультанты Юрий Осипов белән бергә “Дубрава” агрофирмасы, “Агрохимсервис” җәмгыяте, “Туган як – Агро” хуҗалыгы, “Сәвия Садриева” крестьян- фермер хуҗалыгының иген басуларын карады.
Олы Кайбыч янындагы басудан Кошман, Мөрәле, Кече Урсак, Олы Урсак, Кече Мәме, Бортас, Олы Колаңгы, Кече Колаңгы, Колаңгы станциясе, Федоровское авыллары аша Борындык, Шүширмә, Колабирде кырларына кадәр дәвам итте аларның танышулары.
- “Дубрава” агрофирмасының уҗым басуларыннан мул уңыш чыгар дип уйлыйм. Бу ел хуҗалыклар өчен табышлы булачак. Аерым басуларда сабан культуралары да югары уңыш вәгъдә итә. Бу көннәрдә яңгырлар да явып үтсә, сабан культураларына тагын да тулыланырга, шикәр чөгендеренә, кукурузга үсәргә мөмкинлек бирер иде, - диде Альберт Илгизәрович басуларның торышыннан канәгать булуын белдереп.
Район башлыгының теләген Ходай Тәгалә ишетте күрәсең, кичтән, 21 июльгә каршы төндә салмак кына, сеңдереп яңгыр да яуды. Шунысы да мөһим – әлеге яңгырлар озакка сузылып, уракка керешү вакытын кичектерергә сәбәпче булмасын иде. Чөнки һәр эшнең үз вакыты бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев