Кайбычта узган сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле
Сайлаучыларның бу сайлауларда да активлык күрсәтүе аңлашыла: соңгы елларда Кайбыч төбәге танымаслык булып үзгәрде. Федераль һәм республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә авыл халкының тормыш шартлары күзгә күренеп яхшырды.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин хәбәр иткәнчә, сайлауларда барлык сайлаучыларның якынча 95,18 проценты катнашкан. Бу сайлауларда Кошман сайлау участогында исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 97,20 проценты, Бәрлебашында -97,8, Олы Урсакта-97,67, Олы Подберезьеда- 97,88, Хуҗа Хәсәндә -96,25, Иске Чәчкабта- 96,85, Олы Кайбыч сайлау участогында 94,29 проценты тавыш бирде. Сайлаучыларның бар теләге: Татарстан парламентында халык белән бер сулышта булган, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар корпусы барлыкка килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев