Кайбычта Ватан Геройлары, Россия Конституциясе көннәре уңаеннан зур концерт булды
Әлеге концертта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Казан федераль университеты ректоры урынбасары Рияз Минзарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов катнашты.
Концерт алдыннан мәдәният йортының фойесында яшь армиячеләр кунакларны районыбызның Советлар Союзы Герое исемен алган, Дан орденының тулы кавалерлары, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган якташларыбыз белән таныштырды. Бәйрәм концертында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпләрнең яшь армиячеләре чыгыш ясады.
Биредә шулай ук, данлыклы конструктор Михаил Калашниковның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Михаил Калашников варислары” бәйге- олимпиаданың район турында җиңүче укучылар бүләкләнде. Олы Подберезье мәктәбе укучылары Вера Смолина белән Юлия Шемахина беренче- икенче урыннарны, Колаңгы мәктәбеннән Алексей Ярцев урынга чыкты. Командалар арасында беренче- өченче урыннарны яулаучылар - Олы Подберезье, Колаңгы, Чүти мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядлары. Җиңүчеләргә Альберт Рәхмәтуллин Мактау кәгазьләре тапшырды. Тантанада 14 яше тулган укучыларга паспортлар да тапшырылды. Алар - Багайдан Кирилл Чиклеев, Колаңгыдан Софья Козлова, Кече Мәмедән Вера Козина, Кошманнан Айзат Әсәдуллин, Олы Кайбычтан Илүзә Гарифуллина, Русинә Баһавиева, Мөрәледән Таһир Хисамиев, Хуҗа Хәсәннән Даниил Галләмов, Федоровскоедан Ангелина Филина, Пләтәнидән Регина Печугина, Симәкидән Алмаз Халиков, Иске Тәрбиттән Дарья Владимирова. Кайбычның кыз-улларына паспортларны депутат Фәнил Баһаветдинов тапшырды. Ульянково, Колаңгы, Хуҗа Хәсән урта мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядларына герой, Дан орденының тулы кавалерлары исемнәре бирелде. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев