Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта яңа автобус маршруты ачылды

Кайбычның туган көне алдыннан район җитәкчелеге халык өчен кирәкле тагын бер проблеманы хәл итте. Бездә яңа автобус маршрутлары ачылды. Автобус булмагач, авыллардан район үзәгенә кадәр килү про-блемага әйләнә, бигрәк тә үз транспорты булмаганнарга.

Узган ел Ульянково авыл җирлегендә үткән халык җыены башланыр алдыннан авыл үзешчәннәренең Олы Кайбычка автобуста бару турындагы хыялларын сәхнәләштереп күрсәтүләрен әле дә яхшы хәтерлим. Хыяллар чынга аша икән бит! Район җитәкчелеге мәсьәләне уңай хәл итте. Әле шушы араларда гына Надеждино – Кайбыч һәм Салтыйган – Кайбыч маршрутын-да автобус йөри башлады. Буа шәһәрендәге автотранспорт паркы автобусына Морат авылында яшәүче Василий Журавлев хезмәт күрсәтә. Әлеге предприятие авыллардагы маршрутларга хезмәт күрсәтү буенча үткәрелгән кон-курста катнашып, тендер узган һәм субсидияләү буенча республика про-граммасына кергән. Әнә шулай итеп, район эчендәге маршрутларда пасса-жирлар ташу социаль яктан мөһим мәсьәлә булып танылган һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ул республика бюд-жетыннан субсидияләнәчәк. 
– Рейслар көненә ике тапкыр: иртән һәм төшке аштан соң оештырыла. Бе-ренче маршруттагы автобус иртәнге сәгать җидедә кузгала һәм аннан Надеждино, Ульянково, Иске Чәчкаб авылларында яшәүчеләр файдалана ала. Икенче маршрут иртәнге сәгать сигездә Салтыйган, Багай, Афанасьевка авыллары аша уза. Төштән соң 14.00 сәгатьтә автобус Олы Кайбычтан Сал-тыйган ягына, 15.00 сәгатьтә Надеждинога кузгала. Автобус көндә йөри. Бу маршрутлар авыл халкы соравы буенча ачыла һәм анда пассажирлар булыр, рейслар өзелмәс дип ышанасы килә, – диде Рәмис Хәялиев. 
Кайбычлылар өчен тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерәбез. Чувашиядән пассажирлар ташучы Канаш – Олы Кайбыч – Канаш автобус маршруты ачты. Ул Хуҗа Хәсән авылы аша уза, тирә-юньдәге авылларга керми. Бу маршрут Чувашиягә йөреп эшләүчеләр, анда үз эшләре белән баручылар өчен уңайлы булачак, чөнки өч рейсның соңгысы Олы Кайбычтан эш сәгатеннән соң кузгала. 
Яңа автобус маршрутлары ачылу – республика җитәкчелегенең авыл ке-шеләрен кайгырту буенча алып барылган сәясәтенең өстенлекле юнәлеше ул. Бу маршрутлар буенча сорауларыгыз булса, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев