Кайбычта Яңа елга иң матур бизәлгән оешмалар, йортларны ачыклыйлар
Кайбычта Яңа елга иң матур бизәлгән оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрен ачыклау максатында конкурс игълан ителде. Ел саен үткәрелүче әлеге бәйге шартлары белән планеркада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова таныштырды.
Бәйге өч номинациядә уза. Район үзәгендәге биналарны һәм аның территориясен зәвыклы итеп бизәүчеләр арасында үткәрелгәнендә беренче урынны яулаучыга 20 мең сум, икенче урынга – 10 мең сум, өченче урынга биш мең сум акча бүләк итәргә җыеналар. Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләрне ун мең сум, биш мең, өч мең сум акча көтә. Мәктәпләр, балалар бакчалары Яңа елга ел саен иҗади якын килеп әзерләнә. Быел да шулай булыр, дип ышанасы килә. Беренче урынны алучыга ун мең сум, икенче-өченче урыннарга – биш мең, өч мең сум акча бирәчәкләр. Калган катнашучыларны жюри тәкъдиме белән кызыксындыру призлары белән бүләклиләр. Шәхси йортларын матур итеп бизәүчеләрне дә билгеләп узачаклар. Призлы урыннарны яулаучыларны биш, өч, меңәр сум акча көтә. Комиссия авылларга 21-22 декабрьдә чыга, конкурс йомгаклары 28 декабрьдә игълан ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев