Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Яңа елга матур итеп әзерләнүчеләрне бүләкләр көтә

Кайбычта Яңа елга иң матур бизәлгән оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрен, шәхси йортларны ачыклау максатында конкурс игълан ителде.

Ел саен үткәрелүче әлеге бәйге шартлары белән планеркада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Равия Камалиева таныштырды.
Җиңүчеләрне ачыклаган вакытта урман чибәре – чыршының, йорт тирәсе, оешмаларның төрле төсле утлар белән җем-җем итеп торуына, кардан, боздан ясалган әкият геройлары, сыннар булуына игътибар итәчәкләр. Аларның матурлыгына район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендәге комиссия бәя бирәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла.
«Үзәк чыршы территориясен иң матур бизәүчеләр» номинациясе
1 урын – 10 мең сум
2 урын – 5 мең сум
3 урын – 3 мең сум.

Район үзәгендәге биналарны һәм аның территориясен зәвыклы итеп бизәүчеләр
Гран-при – 20 мең сум.
1 урын – 20 мең сум
2 урын – 10 мең сум
3 урын – 5 мең сум.

Авыл җирлекләре территорияләрен иң матур бизәүчеләр
1 урын – 10 мең сум
2 урын – 5 мең сум
3 урын – 3 мең сум.

Район мәктәпләрен, балалар бакчаларын иң матур бизәүчеләр
1 урын – 10 мең сум
2 урын – 5 мең сум
3 урын – 3 мең сум.

Шәхси йортларын матур итеп бизәүчеләр
1 урын – 5 мең сум
2 урын – 3 мең сум
3 урын – 1 мең сум.
Калган катнашучыларны район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев