Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенә йөргән укучылар киләчәк һөнәрләрен хокук саклау юнәлешендә сайларга тели

Чыгарылышлар өчен җәй айлары аеруча җаваплы чор. Аларның ба-рысы да һөнәр сайлау алдында тора. Нинди һөнәр сайларга, кайда укырга керергә?

Мәктәпне тәмамлаучыларның кайсылары көллият, техникумнар, югары уку йортларына керергә, икенчеләре эшчеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сафын тулыландырырга җыена.
Быелгы чыгарылышлар арасында яшь армиячеләр мәктәбен узучылар да бар. Чүти мәктәбенең «Яшь армиячеләр» отряды командиры булган Кирилл Корников, ике дә уйламыйча, үзенең киләчәген хәрби хезмәткә багышларга булган. Төрле патриотик чараларда актив катнашканы өчен диплом, грамо-таларга да лаек булган ул. Спорт белән дә дус, волейбол, баскетбол уйнарга ярата. Белемне дә тырышып үзләштергән. «Яшь армиячеләр» мәктәбендә чыныгу алган Кириллның хыялы – Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында уку.


– Әлеге уку йорты – күп егетләрнең хыялы. Ләкин анда  керү авыр, конкурс зур, аны уңышлы узу өчен бик күп таләпләргә җавап бирергә кирәк. Кириллның ихтыяр көче ныклы, җаваплылык хисе зур. Отряд белән өч елдан артык җитәкчелек итү дәверендә ул үзен гел уңай яктан гына күрсәтте. Шуңа да без аңа юллама һәм яшь армиячеләргә тапшырылучы таныклык бирдек. Әлеге документлар аңа укырга кергәндә биш балл өсти, – диде рай-онда «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов. – Хәрбиләрнең эшчәнлеге җиңел түгеллеген Кирилл үзе дә яхшы аңлый, шулай булуга да карамастан, офицер булырга тели. Аның хыялы тормышка ашар дип уйлыйм.
Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Эльвина Хәсәнова да яшь ар¬мия¬челәр мәктәбеннән. Мәктәп директоры Исламия Мусина әйтеп узганча, ул да  җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, чараларны оештыруда башлап йөргән. Мәктәптә тырышып укыган кыз Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге юридик институтын сайлаган. Аңа да яшь армиячеләр танык-лыгы бирелгән. Өч ел дәвамында шушы хәрәкәткә йөрү дәвамында төрле акцияләрдә, бәйгеләрдә катнашып, үзен һәр яктан сәләтле итеп күрсәткән.
Әйе,укучыларның «Яшь армиячеләр» хәрәкәтендә катнашуы аларны төрле яклап тәрбияли. Ул укучыларны тәртипкә өйрәтә, аларда туган илеңне, кече Ватаныңны ярату кебек хисләр тәрбияли, хәлиткеч карарлар кабул итәргә өйрәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев