Кайбычта яшь гаиләләргә торак төзелеше өчен субсидиягә сертификат тапшырдылар
«2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы безнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә.Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әле шушы араларда гына торак төзелеше программасында катнашучыларга сертфикатлар тапшырды. Аларның гомуми суммасы 7 миллион 459 мең 560 сум тәшкил итә.
Әлеге программа буенча «Гражданнар» категориясеннән районнан өч гаилә, «Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр» категориясеннән алты гаилә субсидия алды. Бу атнаның дүшәмбесендә аларга сертификатлар тапшырылды. Әлеге гаиләләр Олы Кайбыч, Ульянково, Шүширмә, Афанасьевка, Кошман, Чүти, Олы Урсак авылларында яши. Район башлыгы социаль субсидия алучыларны кайнар котлады, аларга туган җиребездә бәхетле тормыш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев