Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта яшел урак дәвам итә

Районыбыз механизаторлары, азыгы мулның кышы кыска, дигән әйтемне истә тотып, хәзерге вакытта бар көчне терлек азыгы хәзерләүгә юнәлдерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча барлыгы 2500 тонна печән, 31000 тонна сенаж хәзерләнгән.

Әлеге җаваплы эштә “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалы механизаторлары өлгерлек күрсәтә. Биредә барлыгы 415 тонна печән, 7616 тонна сенаж салырга өлгергәннәр. Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән якыннан танышу максатында без Турминский авылы янындагы басуларда да булдык. Без монда килгәндә курганга салынган сенажны ябарга җыеналар иде. 
– Безнең бүлекчәдә барлыгы 450 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 156сы савым сыерлары. Хәзерге вакытка безнең максат – малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү, – диде ферма мөдире Сергей Шупшин. – Курганны ябарга ферма хезмәтчәннәрен дә җәлеп итәбез. Коллективыбыз зур түгел, әмма бердәм. Бездә дүрт савымчы, дүрт көтүче, ике бозау караучы, берәр оператор һәм каравылчы эшли. Хәзерге вакытта көненә барлыгы 2300 килограмм сөт савабыз, бу бер сыерга бүлеп исәпләгәндә 15 килограмм дигән сүз. 
Биредә план буенча ике мең тонна сенаж, 15 мең тонна силос, узган еллардагы кебек 300 рулон печән әзерләнәчәк. Филиалда махсус оештырылган механикалаштырылган отряд сенажны салып бетереп, Олы Тәрбит авылына киткән. Аңа кадәр Хуҗа Хәсән бүлегендә эшләгәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев