Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Язгы каникуллар” оператив- профилактик чарасы үткәрелә

Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, 19-31 мартта балалар һәм үсмерләр катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында “Язгы каникуллар” оператив- профилактик чарасы үткәрелә.

Каникулларны укучылар һәрвакыт сагынып көтеп ала. Язгы кояш нурларын мул сибә, буш вакыт күп, рәхәтләнеп урамда уйнарга була. Ял вакытында күңелсез хәлләр булмасын өчен, балалар мәктәптә укытучы апалары өйрәткән иминлек чараларын да төгәл үтәргә тиешләр. Транспорт йөрүче юлларда аеруча сак булырга кирәк.
Юл аша чыкканда, музыка тыңлап, кәрәзле телефоннан дусларыгыз белән сөйләшеп, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез.Киемгә һәм сумкагызга яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетергә онытмагыз. Караңгыда шоферлар сезне тиз күреп алачак. Машинада барганда куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз. Бу кагыйдәләрне төгәл үтәү тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Язгы каникуллар” оператив- профилактик чарасы үткәрелә