Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбычта үзебезне чит илдә булган кебек хис иттек»

Чит җирләрдә яшәүче татарларның күңеле, үзләрендә ничек кенә яхшы булмасын, барыбер, Татарстан башкаласы Казанга, аның матур шәһәр-районнарына, тарихи урыннарына, туган якларына тартыла.

Әле шушы көннәрдә генә Ульяновск өлкәсеннән безнең якларны күрергә килгән милләттәшләребезне дә җирсү, ата-бабалары җирләрен сагыну хисләре берләштерә.
Өлкәнең татар-милли автономиясе активистлары –татар эшмәкәрләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләренең безгә килүенең төп максаты – Татарстан авыллары тормышы, эшчәнлеге белән танышу. Бөтендөнья Татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләүче милли-мәдәни автономия рәисе, өлкә губернаторының милләтләр буенча Советы әгъзасы, «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең Ульяновск шәһәрендәге филиалы директоры Рәмис Сафин җитәкчелегендәге делегацияне Олы Тәрбит авылы янында – Татарстанга керү юлында ипи-тоз, чәкчәк, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Милли киемнәрдәге мәдәният хезмәткәрләре, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы кызлары белән бергә татар халык көйләренә рәхәтләнеп биеделәр. Гармун тавышы йөрәкләрне җилкендерә шул ул!
Татарстаннан читтә та тар лыгыңны саклау җи ңел булмаса да, безгә ки лү челәрнең барысы да үз эшләрендә югары үрләр гә ирешкән, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклауга үз өлешләрен кертәләр. Элек-элек татар байлары меценатлык белән шөгыльләнгән, мохтаҗларга ярдәм иткән, китап чыгарган, мәчет салдырган. Кайбычны күрергә килгән эшкуарлар арасында да андыйлар күп булып чыкты. Аларның кайсының шәхси медицина клиникасы бар, кайсы фермер, күп итеп атлар тота, машиналар ремонтлау оешмасы җитәкчесе, кыс касы, татар эшмәкәрләре, балалар хирургы да килгән. Эшмәкәрлек белән генә шөгыльләнмичә, милләтебезне үстерүгә, туган телебезне саклауга да үзләренең саллы өлешләрен кертүчеләр алар. Кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина озатып йөрде.
– Мондый очрашуларга без шатланыбыз гына. Бу үзара хезмәттәшлеккә юл ача. Чит җирләрдә татарлыгыбызны күрсәтеп яшәвегез өчен мең рәхмәт сезгә, – диде Альберт Илгизәрович.
Милләттәшләребезне иң элек Чүти урта мәктәбенә алып керүләре дә юкка гына түгел. Чөнки делегация составында туган авылы Чүтидән моннан күп еллар элек чыгып китеп, Казан медицина институтын тәмамлагач, Ульян өлкәсенең Зур Нагаткино район сырхауханәсендә врач-стоматолог булып эшли башлаган, хәзер инде үзенең шәхси клиникасы булган Тәлгать Идиатуллов та (рәсемдә сулдан өченче) бар иде. Ул татар милли-мәдәният автономиясенең Чынлы бүлеге рәисе дә. Бу сәяхәтне оештыру идеясе дә аныкы. Чит җирләрдә татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүче милләттәшләребезне үзенең туган ягы белән таныштырасы килгән аның. Мәктәп өчен алып кайткан китапларны, бүләген директор Лариса Бухаровага тапшырды. Ветеран-укытучы Фидания Камалова музейда авыл тарихы белән таныштырды.
Якташыбыз Тәлгать Идиатуллов Чүти авылы турында китап чыгару уе белән яна.
– Россия күләмендә татар авыллары турында китап лар күп нәшер ителә. Ульяновск өлкәсендә бу юнәлештә эш бик яхшы куелган. Чүти авылы турында да китап чыгарырга вакыт җитте. Авылыбыз тарихын белүче өлкәннәр исән-сау булганда чыгарып каласы иде бу китапны. Озак еллар буена укытучы булып эшләгән Фидания Камалова, бүгенге көндә балаларга белем бирүче педагог Раилә Козлова да авылыбыз тарихы турында бай мәгълүмат туплаган. Уртак көч белән бергә без дә бу эшне башкарып чыгара алырбыз, – диде ул.
Кайбыч районы җитәк челеге дә бу изге эштә ярдәм итә чәген ышандырды. Бездә китапның урыны – түрдән.
Әңгәмәгә милләтебез өчен янып-көеп йөрүче Рәмис Сафин да кушылды.
– Биш ел элек һәр авыл турында китап чыгару бурычын куйдык. Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә 67 татар авылы бар, шуның утызы турында китап чыгардык. Максатыбыз – бу авылларның һәрберсе турында китап язу, – диде ул. – Бу эшкә мәгариф ветераннарын, тарих укытучыларын, мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итәбез. Авылларда материал җитәрлек. Ел саен бер-ике китап дөнья күрә. Әле кичә генә бездәге Иртуган авылы турындагы китабыбызны халыкка тәкъдим иттек. Казаннан да бик күп галимнәр килгән иде. Ул гади генә авыл түгел, анда мәгърифәтче Габделҗаббар Кандалый туган. Шушы авылда җирләнгән, каберенә барып, дога кылдык.
Мәктәптән соң, ит продукциясе җитештерүче «Йолдыз» кооперативында, авыл мәчетендә, Мәлкидә терлек эшкәртү пунктында, район үзәгендәге Кайбыч ягы һәм Галия Кайбицкая музейларында булдылар. Ял паркын, Сабантуй мәйданын, «Салават күпере» спорт комплексын, Геройлар аллеясен карадылар. Кайбычның чәчәкләргә күмелүенә, чиста булына игътибар иттеләр. Ульян өлкәсенең милли җанлы эшкуарларын «Авыл денс» бию төркеме чыгышы белән озатып калдылар.

Рәмис Сафин, Ульян татар милли автономиясе рәисе:
– Эшчәнлегебездә актив катнашучыларның Татарстанның Иделаръягы районнарына бару теләге инде күптән бар иде. Без Тәтеш, Апас районнарында булдык, инде чират Кайбычка җитте. Крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, эшкәртү предприятиеләрендә булдык. Бу безнең егетләр өчен бик кирәк иде. Яшерен-батырын түгел, Татарстан бу мәсьәләләр буенча бик күпкә алдан бара. Без сездән үзебез өчен бик күп файдалы мәгълүмат, бай тәҗрибә алып китәбез. Үзем тумышым белән Апас районыннан. Кайбычны инде күптәннән күрәсем килеп йөргән идем. Карт, әмма шул ук вакытта иң яшь районнарның берсе ул. 1927 елда оешкан булса да, таркалу чорларын кичереп, яңадан мөстәкыйльлеген яулаган район. Шушы кыска гына вакыт аралыгында район шул кадәр үзгәргән. Ташландык авылдан матур район үзәгенә әверелгән. Тарихка, мәдәнияткә зур урын бирелә торган район бу. Мин сездән шатланып китәм. Кайбыч – егәрле егетләр кулында!

Тәлгать Идиатуллов, якташыбыз:
– Туган авылым бик сагындыра. Кайбычны мин генә түгел, дусларым да бик яратты. Безне бик җылы каршы алдылар. Экскурсовод роленә кергән Рәмис Хәялиевның сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладык. Тирән эчтәлекле экскурсия вакытында Кайбычның матурлыгы, чисталыгына игътибар иттек. Үземне чит илдә булган кебек хис иттем. Туган ягым белән горурланам. Россия төбәкләре арасында минем авылым, районым иң яхшысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев