Кайбычтагы чыгарылышларның барысы да аттестатлы булды
Район мәктәпләрендә 11 классны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәләре гөрләп үтте. Бу уку елын 89 укучы тәмамлады һәм аларның барысы да кулларына аттестат алу бәхетенә иреште. Алар арасыннан 11 укучы Россия Федерациясенең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды.
һәр елдагыча, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык чыгарылыш класс укучыларына мөрәҗәгать белән чыкты.
– Сезне чын күңелдән мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында була торган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сез 11 ел дәвамында белем алган туган мәктәбегез, яраткан укытучыларыгыз белән саубуллашасыз. Әти-әниләрегездән аерылып, мөстәкыйль тормышка аяк басарга җыенасыз. Мәктәп тормышы, бәйге-ярышлар, конференцияләр, бердәм дәүләт имтиханнары – барысы да артта калды. Алда – олы тормыш, уку йортларына керү, студент еллары, –диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. – Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез, дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый. Мөмкинлекләрегезне тормышка ашыра алуыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышанам.
Район башлыгы сайлаган һөнәрләренә намуслы хезмәт итүләре, югары һөнәри осталыклары, иҗади эзләнүдә булулары өчен педагогларга аерым рәхмәтен җиткерде. Мәктәп белән тыгыз элемтәдә торганнары өчен әти-әниләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады.
“Балачак” дип исемләнгән корабль соңгы пристаньгә туктады. Аның пассажирлары – матур итеп киенгән, бәхетле, дулкынланулары йөзләренә чыккан егет-кызлар. Алар үзләренә бөтенләй таныш булмаган, әмма ымсындырып торган могҗизалы ”Яшьлек” ярына төштеләр. Багажлары зур –мәктәптә алган тирән белем, әти-әниләренең яратуы, остазларының изге теләкләре, янәшәдә –дуслары.
Мәктәпләрдә узган тантаналарда район Советы, мәгариф бүлеге, авыл җирлеге хезмәткәрләре, чыгарылышларның якыннары катнашты.
Олы Кайбыч укучыларының чыгарылыш кичәсе
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсенә дә килгән иде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Мәктәп коллективы әлеге кичәнең укучылар күңелендә иң якты хатирәләр генә калдыруы өчен тырышкан, җылы һәм рәхәт тантана иде ул.
Мәктәп директоры Рамилә Миңнуллина белем йорты белән сабуллашучыларга иң җылы теләкләрен җиткерде, тормышта җиңел юл эзләмәскә чакырды, зур тырышлык белән яуланган бәхетнең генә шатлык китерүен әйтте.
– Үз хыялыгызны тормышка ашыру өчен батырлык һәм тирән белем, акыл кирәк булачак, – диде ул.
Укучыларының һәркайсының мөмкинлекләренә чиксез ышануын белдерде.
– Әлеге залда утыручыларның барысы да чыгарылышлар өчен шатлана, – диде Альберт Илгизәрович. – Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, барыбыз да аларга белем ачкычлары теләп тордык. Мәктәптә алган белемнәрегез киләчәктә дә ярдәм итсен. Ә инде училище, техникум, институт, университетлар тәмамлагач, туган ягыбызга эшкә кайтыгыз. Безгә профессиональләр кирәк.
Урта белем турындагы аттестат белән бергә Россия Федерациясенең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медален район башлыгы өч классташка – Лилия Булатовага, Әлфиназ Хәмидуллинага һәм Айнур Фатыйховка тапшырды. Алар Олы Кайбыч урта мәктәбенең медаль алучылар исемлеген тулыландырды.
Бу бәйрәм күңел җылысы, артта калган мәктәп елларын сагыну, һәр чыгарылыш укучысына карата хөрмәт, укытучыларга мәхәббәт һәм ата-аналарга рәхмәт хисләре белән тулган иде. Аттестатларны тапшырыр алдыннан алып баручылар класстагы һәр укучыга бәя бирде. Аларның кайсылары шаян сүзле, тапкыр телле, икенчеләре спорт белән дус, җырларга-биергә яратучылар, лидерлар да бар. Укытучылары һәм дуслары хәтерендә алар шулай калачак. Уртак фотолар мәктәп елларын искә төшереп торачак, яраткан мәктәпләрендә һәрвакыт көтеп алынган кунак булачаклар. Әлегә алар тагын бер кат үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә: җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерәләр.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ильяс Хәмидуллин мәктәпкә бензокосилка бүләк итте.
Тантана чыгарылышларның мәктәп вальсы белән тәмамланды. Хәерле юл, 2018 ел чыгарылышлары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев