Кайбычтагы китапханәгә яңа китаплар кайтты
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сурәтләрен карый, аннары ниндидер сәер билге-тамгалар кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гаҗәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аны бөтен тормышы буена: балалар бакчасында да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында «Китапсыз өй –тәрәзәсез бүлмә» дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыгач сафланыр,ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны күп укыган кешенең күңелендә начарлыкка да урын калмаячак,чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга,үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяли белә.
Безнең район китапханәсе дә, авыл китапханәләре дә китапларга бик бай. Китапханә – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.
Даими рәвештә ел дәвамында районыбыз китапханәләренә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп алар арасында.Төрле яшьтәгеләр, сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга,аларны яратырга мөмкинлекләр бар. Быел гына кайткан өр-яңа китапларыбыз, мәсәлән: Вакыйф Нуриевның “Ни хәлең бар, балам?..”, Хәбир Ибраһимның “Бәхетсез җаннар”, Зиннур Тимергалиевның “Кичә яраттым”, Тәлгать Галиуллинның “Китек көзге” дигән хикәя, әсәрләре, Хәсән Назарның “Язмышны язам...”, Ркаил Зәйдулланың “Янды СӨЮ чатырлары” дип исемләнгән шигъри китаплары, кече яшьтәге нәни дусларыбыз өчен чыккан “Формалар”, “Саннар”, М.Сафинаның “Болыт кызы”, И.Миңнуллинның “Балыкчы үрдәк”, Г.Рәхимнең “Иске самавыр торбасы”, Р.Шәрипованың “Сабантуй” дигән бик матур, эчтәлекле китаплары үз укучыларын китапханәләребездә көтеп калалар.
Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы тирән мәгълүматын үзенә туплаганга белем чишмәсе – китап турында акыл ияләре бик тирән мәгънәле сүзләр әйткәннәр. “Китап – галим, телсез мөгаллим”, “Китап – тормыш көзгесе”, “Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы” кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан-буынга тапшырылып килсен иде дигән теләктә калабыз.
Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев