Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтан Марат Вәлиев: ”Теләк булса, бар эшкә дә өлгереп була”

Кайбычта Марат Вәлиевны белмәүчеләр булса да, бик сирәктер. Йөзендә гел елмаю булыр, кешеләр белән мөгәлләмәсе дә яхшы, физик мөмкинлеге чикле дип тормый, машинада да җилдерә, компьютерны да биш бармагыдай яхшы белә, район Пенсия фонды идарәсендә дә эшли, кыскасы, актив тормыш рәвеше алып бара.

Әле Олы Кайбыч урта мәктәбендә укыганда ук укытучылары Маратның физика, информатика фәннәренә бәйле һөнәр сайлаячагына ышана, чөнки бу фәннәрне су кебек эчә. Юраганнары юш килә: ул 2002 елда Казан дәүләт педагогия институтындагы физика факультетының физика-информатика бүлегенә укырга керә. Югары белем алган яшь белгеч эшкә үзебезнең районга кайта һәм мәгариф бүлегенә программист булып эшкә урнаша.Әмма анда озак тоткарланырга туры килми, бер елдан соң аны Россия Пенсия фондының Кайбычтагы бүлегенә эшкә чакыралар. Биредә әйдәүче белгеч-эксперт булып эшли башлавына да 11 елдан артык вакыт узып киткән.
– Төп эшемнән кала, “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә робот техникасы буенча түгәрәк алып барам. Бу үзәккә әле күптән түгел генә цифрлы программа белән идарә ителүче станок, 3D-принтер кайтартылды. Башта үзем анда эшләргә өйрәндем, хәзер укучыларны өйрәтәм.Түгәрәккә 11 укучы йөри. Әлеге станок­ларда эшләү өчен кирәкле материаллар белән вакытында тәэмин итәләр, – диде Марат. – Бу станокларда төрле әйберләр ясыйбыз, укучылар түгәрәккә күбрәк тартылсын өчен, кайбер эшләнмәләрне үзләренә биреп җибәрәбез. Бу үзенә күрә кызыксындыру чарасы. Робот техникасы буенча бәйгеләрдә дә актив катнашабыз. Агымдагы елның маенда Казанда узган Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан этабында катнаштык. Анда Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Сардор Зикрин белән Ислам Насретдинов, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән яшьтәшләреннән бераз гына калышып, өченче урынны яулады.
Болардан тыш, Марат “Өмет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә компьютерларның төзеклеге өчен дә җавап бирә. Ул берничә ел элек комьютерлар ремонтлау буенча шәхси эшмәкәр булып теркәлгән булган.
– Быел республикада үзмәшгульләр программасы эшли башлагач, аны җентекләп өйрәндем. Мине теркәлү процессының гади булуы үзенә җәлеп итте. Бу программада 2019 елның 28 февралендә онлайн режимда бик тиз теркәлү уздым. Аның өстенлеге шунда: салым инспекциясендә хисап тотасы юк, касса аппараты да кирәкми. Үзмәшгуль буларак, оешмалар, шәхси йортлардагы компьютерларны ремонтлау белән  дә шөгыльләнәм. Эш көнем төгәл бүленгән. Көндезләрен Пенсия фондында эшләсәм, кичке якта “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китәм. Миңа укучылар белән эшләве ошый, алар һәр яңалыкны тиз отып ала. Өйгә кайткач, компьютерлар ремонтларга тотынам. Аларга кирәкле запас частьләрне ял көннәрендә Казаннан алып кайтам, – ди Марат.
Марат Казан шәһәрендә Гөлзилә һәм Фәһим Вәлиевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Алар, икенче балалары Алсу тугач, яңа оешкан Кайбыч районына кайтып, үзәк сырхауханәгә эшкә урнашалар. Ул чорда сырхауханә төрле юнәлештә эшләүче табибларга мохтаҗлык кичерә. Фәһим ага һөнәре буенча хирург, ә тормыш иптәше Гөлзилә ренгент-лаборант була.
Марат 2013 елда гаилә корган. Тормыш иптәше Регина Олы Кайбыч мәктәбендә инглиз теле һәм информатикадан укыта. Тату гаиләдә бер кыз, бер ул үстерәләр. Кызлары Диләрә быел беренче класска укыр­га керер­гә әзерләнә. Уллары Бәхтияргә өч яшь, ул да апасы белән бергә «Миләшкәй»  балалар бакчасына йөри.
– Мин иртәдән кичкә кадәр эштә. Түгәрәккә йөрүче укучыларым бәйгеләргә әзерләнсә, эштә озаграк тоткарланырга туры килә. Шулай булса да, кызыбыз­ны да түгәрәкләргә йөртергә өлгерәбез. Ул йөзү, каратэ белән шөгыльләнә. Шулай итеп, дөнья куабыз, тормыштан артта калмаска тырышабыз. Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: балаларын төрле түгәрәкләргә йөртсеннәр иде. Анда  күп нәрсәгә өйрәтәләр, бер-берсе белән аралашалар, фикерләү дәрәҗәләре арта, яңалыкка омтылалар. Бу мавыгулары киләчәктә һөнәр сайларга да этәргеч булырга мөмкин. Районыбызда балалар үсеше өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Аякларым тыңламагач,гел машинада йөрим. Эшләмичә дә мөмкин түгел, чөнки гаиләне туендырыр­га,киендерергә кирәк. Кеше арасында йөрү үзеңне формада тотарга булыша.Авырлык­ларны гаиләм белән бергәләп җиңеп, тормыштан ямь табып яшибез, – ди Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев