Кайбычтан үзмәшгуль Ландыш Кәлимуллина: "Эшем шатлык китерә”
Үзмәшгуль сыйфатында тиз теркәлү мөмкинлеге кулы эш белүчеләрне үзенә тарта да инде. Аш-су осталары, тегүчеләр, төзүчеләр, сувенирлар ясаучылар, дизайнерлар һәм башка бик күпләр шуңа да бу мөмкинлекне кулларыннан ычкындырмаска тырышалар. Алар арасында Ябалак авылында яшәүче Ландыш Кәлимуллина да бар.
Ландыш Олы Кайбыч авылында тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр тегү, кием-салымны үзгәртеп тегү, ремонтлау буенча ателье ачып җибәрде. Моның өчен район үзәгенең нәкъ уртасындагы бинадагы бер бүлмәне арендага ала. Бу урында кибетләр дә шактый, халык күп йөри, шуңа да аның янына кызыксынып та, заказ белән дә еш киләләр. Сайлаган урыны бик уңайлы булып чыга.
– Бу ательены үзем ачтым. Ә аңа кадәр башка кешедә пәрдә-челтәрләр тегү, кием ремонтлау өлкәсендә өч ел эшләдем,–ди Ландыш. –Шулай бервакыт минем дә үз-үземә эшлисем килә башлады. Шуңа да интернеттан үзмәшгульлек турындагы махсус сайтларны өйрәндем, миңа аеруча “Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге” оешмасы сайты ярдәмгә килде, аннан үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдым.Миндә ышаныч туды. Узган елның августында бик җиңел генә теркәлү уздым, дөресрәге, өйдән чыкмыйча гына, үзмәшгуль булдым да куйдым. Мине салым буенча ташламалар булуы, отчетларның азлыгы да үзенә тартты. Башлап җибәргән эшем дәвамлы булыр дип уйлыйм. Әле нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, әмма үземә-¬үзем хуҗа булу миңа бик охшый.
Арабызда белемле, максатчан яшьләрнең күп булуы шатландыра. Ландыш та башта мәктәпне тәмамлый, аннан соң Казан шәһәрендәге мәдрәсәдә биш ел укый, ике ел тегүче серләренә төшенә, финанс белеме дә ала. Тормыш иптәше – “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Айрат белән ике кыз үстерәләр. Зәйнәпләре икенче класста укый, Зифа балалар бакчасына йөри. Ябалак авылында үзләре сатып алган йортта матур гомер кичерәләр.
Ландыш үзе кечкенәдән курчагына берсеннән-берсе матур күлмәкләр тегәргә яраткан. Әнисе биргән тукыма кисәкләреннән ниләр генә текмәгән ул! Әнә шулай балачагыннан киләчәк һөнәренә юл сала. Хәзер инде кызлары курчакларын әнә шулай киендерә, куллары бу эшкә ятып тора.
Нинди генә заказ белән килсәләр дә, ул аларның барысын да күңел җылысын биреп, фантазиясен эшкә җигеп башкарырга тырыша. Чөнки белеп тора: клиент башкарган эшеңнән канәгать түгел икән, караңгы чырай күрсәтсәң, ул бүтән сиңа килмәячәк.
Без әңгәмә корган вакытта аның янына бер ир кеше керде. Хатыны штораларга заказ биргән булган икән, шуларны алырга килгән.
– Ул Ландышка икенче тапкыр заказ бирә инде. Күрәсең, тегүчесе оста. Югыйсә, хатыным тагын монда мөрәҗәгать итмәс иде, – диде ул.
–Бер минут та эшсез торганым юк, – дип сөйләвен дәвам итте Ландыш. – Шулай да кием-салым күтәреп килүчеләр күбрәк. Кайсы чалбарын кыскартырга бирә, замок алыштыручылар да күп, декоратив ямау да салдыралар. Хәзерге кыйммәтчелек заманында бөтен кеше дә өсте-өстенә кием сатып ала алмый бит. Көненә биш-алты клиент килә, кайбер көннәрдә күбрәк тә булалар.
Эш урынында тегү машиналары да, башка кирәк-ярак¬лары да бар. Бизнесы артык зур булмаса да, ул яшь гаиләгә шатлык китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев