Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычымны гел сагынып кайтам!

Республикабыздагы иң яшь районнарның берсе – Кайбыч районы үзенең оешуына 31 ел булуны бәйрәм итте.

...1991 ел. Апас районыннан Кайбыч районын аерып чыгару турындагы карар ил­дәге вәзгыятьнең иң катлаулы чорында кабул ителә. Икътисадның таркалган чоры. Яңа район аякка басып яшәп китә алырмы? Киләчәге булырмы аның? Әмма районны кире кайтару халыкның теләге, аның таләбе иде.
Алтмышынчы еллар урта­сында, районнарны кушу, эреләндерү вакытында Кайбычны башта Буага ук кушып куялар, аннан Апаска кире кайтаралар. Район үзәгеннән шактый еракта булган Кайбычка игътибар бөтенләй бетә. Гөрләп эшләп торган оешмалар юкка чыга, май-сөт заводы ябыла, музыка мәктәбе дә шул язмышка дучар була... Төзелешләр бөтенләй алып барылмый. Халык өчен иң авыры – район үзәгенең үзләреннән бик еракта булуы. Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти, Олы Подберезье авылларында яшәүчеләр Апаска өч район – Чуашстанның Канаш, Яльчик һәм үзебезнең Буа районы аша үтеп баралар. Район үзәгенә поездларга утырып, Татарстанда Кайбыч төбәге кешеләре генә йөргәндер. Ә үзәккә эш гел төшеп тора бит ул: кайвакыт бер имза куйдыру өчен дә шундый озын авыр юлга чыгып китәргә туры килгән.
Халык Кайбычтан район китү белән беркайчан да ки­леш­мәгән. Җитәкчеләргә бу мәсьә­ләне хәл итүне сорап әле­дән-әле мөрәҗәгать итеп торганнар. Туксанынчы еллар башында әлеге хәрәкәт тагын да көчәя. Элеккеге чикләре белән Кайбыч районын кире кайтаруны сорап ул чакта авылларда халык җыеннары үтте: Кайбычның үзендә, Кече Кайбычта, Мөрәле­дә, Кошманда, Федоровскоеда...Район киткәннән бирле безнең төбәктә унөч авыл җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкты, кайберләренең инде исемнәрен дә онытып барабыз... Хәлләр болай дәвам итсә, ундүртенче авыл Кайбыч үзе булырмы?» – дип әрнеп, күз яшьләре белән сөйләделәр ул чакта җыенга килүчеләр. Халыкның теләген, гозерен ишеттеләр! Барлык вәкаләтләре белән Кайбыч ягына үзенең элеккеге исеме кире кайтты.
Мөстәкыйль Кайбыч райо­нының беренче Сабантуен хәтерлим әле. Ул чакта мәйдан­дагы рухи күтәренкелек! Халкы­бызның бу матур бәйрәмен шулай зурлап үтүләрен оныткан идек инде.

Район шулай яшәп китте...

Быел менә Кайбыч районын булдыру турындагы Указны имзалауга 31 ел. Кайбыч районы бүген алдынгылар арасында. Республика ярдәме биредә нәтиҗәле файдаланыла. Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче районнарның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул. Мин районыбызның алга таба да чәчәк атуын телим.
Әйе, 31 ел эчендә район бик күпкә алга атлады. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә: «Ул хәзер казанышлары һәм үскән инфраструктурасы белән аерылып тора. Федераль, республика программалары ярдәмендә соңгы елларда районның социаль йөзе бик үзгәрде. «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына бүген әнә күрше районнардан да яратып йөриләр. Кайбычның яшь спортчылары Россия дәрәҗәсендәге зур ярышларда катнаша һәм Татарстан данын яклый».
Авыл халкы өчен иң мөһиме – юллар. Бәйрәмнәрдә: «Ниһаять, безнең як та юллы булды!» – дигән сүзләр күп тапкырлар яңгырый.
Район үзәгендә генә түгел, Кайбыч районына кергән авылларда да үзгәрешләр шактый. Халыкның күңеленә иң хуш килгәне – төзелешләр. Мәктәп, балалар бакчасы, ФАПларны бер түбә астына алган биналар калкып чыкты. Ә мәктәбе эшләп торган авылның киләчәге бар!
Райондагы соңгы матур үзгә­решләрнең барысын да халык район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеме белән бәйли, рәхмәтләрне аңа яудыра. Альберт Илгизәр улы Кайбыч районының Бәрлебашы авылында туып-үскән егет. «Эшең уңышлы барсын өчен кешеләрне яратырга кирәк», – ди ул.
…Вакыт барысын да ачыклый: 31 элек кабул иткән карарның дөрес булуын ул инде раслады. Кайбыч яши һәм яшәячәк!

Гөлнур Сафиуллина, 
Кече Кайбыч авылы кызы, “Сөембикә” журналы 
Журналисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев