Кайбыч аграрийлары “Энергетика. Ресурсларны сак тоту” күргәзмәсендә булып кайтты
Казан шәһәрендә "Энергетика. Ресурсларны сак тоту" XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
"Казан ярминкәсе" үзәгендә күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың энергия нәтиҗәлелеге буенча дөнья стандартларына туры килергә тиешлегенә һәм күргәзмәнең моңа йогынты ясаячагына басым ясады "Энергетика. Ресурсларны сак тоту" XV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшендә Россиянең 36 төбәгеннән 170 предприятие, шул исәптән Татарстаннан 65 компания катнашты. Бу хакта безгә әлеге күргәзмәне ачу тантанасына барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев хәбәр итте. Күргәзмә белән агрофирмаларның баш энергетиклары да танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев