Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты

Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, районыбыз бадминтончылары июнь башларында Чистай шәһәрендә үткәрелгән "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышының икенче этабында катнашты.

Әлеге ярышларда 2006-2007, 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар үзара көч сынашты. Анда, район данын яклап, Федоровское мәктәбенең Юрий Григорьев һәм Мөрәле төп мәктәбенең Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге командалары чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Егор Григорьев - ике көмеш, Максим Ситнов һәм Катерина Иванова - берәр көмеш һәм бронза яулаган, Ралина Сәгыева исәбендә бер көмеш медаль. Яшь спортчыларыбыз бу ярышлардан җиде медаль белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты