Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә берьюлы ике бәйрәм булды

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә икеләтә бәйрәм булды: әлеге мәктәпнең беренче классында укучыларны яшь музыкантлыкка багышладылар, Әниләр көненә концерт та куйдылар.

Фортепиано, баян, вокал классларында укучы яшь музыкантлар сәләтләрен күрсәтте. Әле беренче класста гына укысалар да, алар уңышлы чыгыш ясады. Әти-әни­ләре дә,кунаклар да чыгышларын яратып кабул итте. Укытучылар адресына рәхмәт сүзләре, балаларга котлаулар яңгырады. Сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина укучыларга музыка дөньясында уңышлар теләде. Тантана ахырында аларга яшь музыкант танык­лыгы тапшырдылар, бергәләп сәнгать мәктәбе гимнын җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә берьюлы ике бәйрәм булды