Һәр кешенең тормышында бер киткәннән соң кабат-кабат кайтасы килгән урыннар була. Анда сине зарыгып, сагынып көтүчеләр булганга шулайдыр ул. Әлеге урыннар - көч-куәт, илһам чыганагы, алар татлы хыялларга уралган балачакка алып кайта.
Мәктәп - балачак, яшүсмер чор, романтика - барысы бергә уралган гаҗәеп бер дөнья ул. Барыбызга да тормыш дип аталучы зур дөньяның бусагасыннан атлап керергә туры килә. Безнең чыгарылышларыбыз өчен андый урын балалар сәнгать мәктәбе дисәм, ялгыш булмастыр, мөгаен. Белем йорты һәр елны, ишекләрен киң итеп ачып, төрле еллардагы чыгарылышларын очрашуга чакыра. Без яраткан укучыларыбыз белән күрешергә, уку дәверендә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә дип җыелабыз. Хәтер сандыгын ачып, зачет, имтиханнар тапшырган чакларны, контроль дәресләрне, бәйгеләрдә катнашуларны, концерт куйган мәлләрне күз алдыннан үткәрәбез. Кабинетлар буйлап узу, тагын бер кат гаҗәеп дөньяга - сәнгать һәм музыка дөньясына чуму үзе ни тора! Кичәге укучыбыз чыгыш ясаганда, без, укытучылар, алар өчен, һөнәребез өчен берни белән дә чагыштырып булмаслык горурлык хисләре кичерәбез.
Ун ел дәвамында безнең мәктәптә җиде тапкыр чыгарылыш кичәсе үткәрелде, киләчәктә аны никадәр укучы тәмамлар әле! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ярдәме белән, укучыларыбыз бәйгеләрдә, төрле чараларда катнашу, күренекле шәхесләр, танылган композиторлар белән танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия. Укучыларыбыз сәнгать мәктәбендә бәйгеләрдә җиңү, һөнәрләрен музыка белән бәйләү өчен түгел, ә тере музыка телендә аралашып, җаныбызга рәхәтлек алу өчен укыдык, диләр.
Без, укытучылар, быелгы юбилей елында, элеккеге укучыбыз Зөлфия Сабированың (Зөлфия Яруллинаның укучысы), Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, мәктәбебезгә эшкә кайтуына шатланабыз. Ул безнең беренче карлыгачыбыз, соңгысы булмас дип ышанабыз. Хөрмәтле чыгарылышларыбыз! Барыгызны да яратабыз, хәтерлибез, киләчәктә дә сезнең белән очрашулар насыйп булуын телибез.
Резедә Хисамова,
район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы
Нет комментариев