Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч Балалар сәнгать мәктәбендә узган чыгарылыш кичәсеннән репортаж

Быел ун еллык юбилеен билгеләп үтүче Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Бәйрәм эмблемасы итеп салават күперен сайлаулары юкка гына түгел. Анда җиде төс булгандай, музыкада да җиде нота бар.

Иңнәренә чыгарылыш тас­малары таккан укучылар - Олы Кайбыч мәктәбеннән Лия Петухова, Алеся Казакова, Иске Чәчкабтан Ләлә Хөсәенова сигез ел дәвамында фортепиано, Аделия Садыйкова вокал классында, Иске Чәчкаб­тан Илгизә Хөсәенова, Баязит Хәсәнов, Инсаф Хисамов, Кече Мәмедән Артем Егоров, Кошманнан Ринат Гарипов һәм Айназ Саттаров биш ел буена халык уен кораллары, баян классында белем алган. Бәйрәмчә бизәлгән залга укучыларның әти-­әниләре, туганнары, дуслары җыелган. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова чыгарылышларга Альберт Рәхмәтуллин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде.
- Бүгенге тантаналы кичә укучылар гына түгел, педагоглар, ата-аналар күңелендә дә җылы хатирәләре белән озак сакланыр әле. Сәнгать яратучылар, музыка дөньясында кайнаучыларның күңеле гел матурлыкка омтыла аның. Ә матурлык - дөньяны коткара, - диде ул.
Мәктәпне тәмамлаучы Аделия Садыйкова әйтүенчә, әлеге бәйрәмне алар күп тапкырлар искә төшерәчәк әле. Дуслык белән сыналган мәктәп еллары тиз генә онытылмас. Бәйрәмдә беренче ачылган "ДО" нотасында музыка мәктәбе директоры булган Флера Фатыйховага, балалар сәнгать мәктәбенең беренче директоры Фәния Петуховага, бүгенге җитәкчеләре Гөлнара Җиһаншинага дан җырланды. Әфлисун төсендәге "РЕ" һәм сары "МИ" ноталарына тукталганда, биредә эшләүче педагогларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Яшел "ФА" нотасында чыгарылышлар үзләре турында сөйләде. "ЛЯ" нотасында сүз рәссамнар хакында барды. Җиде ел элек ачылган рәсем сәнгате бүлеге дә эшли монда. Укучыларның рәсемнәре фойены бизи. "СИ" нотасында йолдызлар сукмагы ачылды. Мәктәпнең сәләтле һәм өметле балалары бар, алар республика, халык­ара бәйгеләрдә зур үрләр яулый.
Сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина әйтеп узганча, ун ел эчендә мәктәпне 38 укучы тәмамлаган, шуларның унысын быел озаталар. Ул аларның барысына да таныклыклар тапшырды.
- Кайбычта сәнгать мәктәбе эшләп килүенә без бик шат. Балаларның барысы да баянчы, пианинода уйнаучы, җырчы да булып китмәс, әмма ул аларга һәрвакыт кирәк булачак. Матурлыкны тоя белергә өйрәткәнегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт сезгә, - диде Эльмира Хәсәнова.
Бәйрәм кичәсе "Мәктәп гимн"ы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Балалар сәнгать мәктәбендә узган чыгарылыш кичәсеннән репортаж