Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кайбыч” боз мәйданында кызлар хоккей командалары арасында ярыш булды

Узган шимбәдә "Кайбыч" боз мәйданында Олы Кайбыч урта мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге кызлар хоккей командасы Казан шәһәренең "Форвард" спорт комплексында шөгыльләнүче "Смена" кызлар командасын кабул итте. Узган ел якташларыбыз җиңелү ачысын татыган булса, быел көн саен диярлек шөгыльләнүләре бушка китмәде, җиңделәр!

Кызларыбыз бер ел эчендә осталыкларын тагын да арттырган. Мәйдан янында Илдус абыйларының, җанатарларның көч биреп торуы да аларны җиңүгә дәртләндерде булса кирәк, кызлар бар осталыкларын уенга бирде. Беренче периодта ике команда да тигез уйнады. Ике яктан да көчле һөҗүмнәр булуга карамастан, капкачылар аларны кире кайтара торды. Икенче периодта кайбычлыларның көчле һөҗүмнәре көндәшләрен ялгышырга мәҗбүр итте. Шуннан файдаланып, Диана Бәдретдинова "Смена" капкасына беренче алканы кертте. Өченче периодта көндәшләре күпме генә исәпне тигезләргә тырышса да, Лилия Ильясова үз капкасын ышанычлы саклады. Уенның соңгы минутларында Диана Вәлиуллина, икенче алканы кертеп, кайбычлыларга ышанычлы җиңү китерде (2:0). Уенның баш хөкемдары Фәнил Миңнуллин, кагый­дә бозуларның берсен дә игътибарсыз калдыр­мыйча, гадел хөкем итеп барды.
- Узган елның февралендә без Кайбыч кызларын җиңеп киткән идек. Бу юлы шәп уйнадылар! Безнең капкага ике алка да капкачының ялгышлыгы нәтиҗәсендә керде. Ел буе бозда уйнаган команда буларак, кышкы сезонда гына бозга баскан кызларга оттыру оят, билгеле. Шулай да аларның бездән көчлерәк булуын таныйбыз, - диде "Смена" командасы тренеры Андрей Душкин.
Кызларга әти-әниләре дә көч биреп торды.
- Тормыш иптәшем Илдус­ка да, кызым Дианага да спорт җене кагылган, бу аларның яшәү рәвешенә әйләнде. Бүген җиңүләренә бик шатландым, димәк, тренировкалары бушка үтми. Кызымның хәлиткеч алканы кертүе белән дә горурланам. Алдагы ярышларда да уңышлар телим үзләренә, - диде Диананың әнисе Ольга Вәлиуллина, шатлыгын яшермичә.
Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов әйтүенчә, Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында әлеге сезонда безнең кызларның бу өченче җиңүе. Түбән Кама районының "Кама Аланы" командасыннан гына калышып, безнең кызлар икенче урында бара. Бу команда белән Кайбыч бозында очрашу якын араларда көтелә.
Хоккейда 25 еллык тарихы булган Кайбычның ир-егетләр, үсмерләр командалары да район данын республикага танытуда зур көч куя. Кызларыбыз да алардан калышмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” боз мәйданында кызлар хоккей командалары арасында ярыш булды