Хәбәрләр
Кайбыч чыршысы өчен тавыш бирик!
Быел да Татарстанның муниципаль районнары арасында «Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы һәм иң яхшы оештырылган бәйрәм чарасы» республика бәйгесе үткәрелә. Бәйге узган елның 25 декабрендә старт алды һәм быелның 20 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Административ үзәге авыл җирлеге булган районнар арасында җиңүчене бер миллион сум акча көтә. Икенче урынга - биш йөз мең сум, өченчегә 250 мең сум акчалата бүләк каралган. Җиңүчене билгеләгәндә комиссия район халкының да тавышын исәпкә алачак. Шуның өчен Кайбыч чыршысы өчен тавыш бирүдә актив катнашсак иде. Моның өчен http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2018.htm сылтамасы буенча кереп, Кайбыч районын табарга һәм бездәге Яңа елга бизәлешне, бәйрәм чараларын биш баллы шкала буенча бәяләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев