Кайбыч егетләре армиягә китәргә җыена
Татарстанда 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта Кайбычтан 21 егет армиягә китәргә җыена. Булачак солдатларның беренче төркеме хезмәт итү урыннарына 14 майда озатылачак.
Быел армия сафларына алу таләпләренә кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында журналистлар өчен үткәрелгән видеокиңәшмәдә сүз шул хакта барды. Хәзер бер нинди сәбәпсез армиягә бармый калган 27 яше тулган егетләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә эшли алмый. Аларның хәрби билеты да булмаячак, ә хәрби комиссариаттан бирелгән махсус белешмәләре генә. Анда бу кешенең Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итмәве турында мәгълүмат языла. Бу, бәлки, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр санын киметер.
- Быелгы чакырылыш планы төрле сәбәпләр белән элек хәрби хезмәткә алынмаган олырак ир-егетләр хисабына үтәлер, дип көтелә. Республика буенча андыйларның саны 2800 тирәсе. Хәрби белгечлек буенча укыган егетләргә хезмәт итү урынын сайлап алу мөмкинлеге бирелә,- дип белдерде Сергей Погодин.
Хәрби чакырылыш буенча исәптә торучы 1985-1994 елгы 110 егет әле шушы көннәрдә генә сырхауханәдә комиссия узган. Медицина комиссиясе рәисе, район үзәк сырхауханәсенең участок терапевты Марат Бакаев безгә болай диде:
- Егетләр арасында, мин хәрби хезмәткә барам, дип торучылары күпчелекне тәшкил итә. Моңа шатланырга кирәк. Әмма мине кайберләренең сәламәтлекләрендә тайпылышлар булу борчый. Араларында ябык, кечкенә буйлылары да бар. Моның сәбәбе нәселдәнлектә генә түгел, ә тиешенчә тукланмауда, дип уйлыйм. Йөрәк-кан әйләнеше авыруларыннан, яссы табанлылыктан интегүчеләре дә очрый. Кайчакта хәрби хезмәткә чакырылучының әти-әнисе белән комиссия арасында аңлашылмаучанлык та килеп чыга. Алар комиссиягә улларын авыру дип исбатламакчы була. Ләкин медицина карточкасына аның авыруы, сырхауханәдә дәвалануы турында бер сүз дә юк. Кеше комиссиягә килгән көнне генә чирлегә әйләнә алмый бит инде. Шуңа да балалары сәламәтлегендә тайпылышлар булучы ата-аналар аларны вакытында дәвалый башларга кирәклеге турында онытмасыннар иде. Әлбәттә, без комиссия вакытында егетләрнең армиягә яраклылыгын энә күзеннән үткәрәбез.
Врач-терапевт спорт белән дус укучыларның сәламәтлеге күпкә яхшырак икәнлеген дә әйтеп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев