Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле культураларны урып җыюны югары темпларда дәвам итә. 30 июльгә район буенча барлыгы 5350 гектар мәйданда эш башкарылган.
Урып-җыю агрофирмаларда, «Яңа юл» хуҗалыгында оешкан төстә бара. Аларда урак барлык мәйданнарның 22,6-17,5 процентында төгәлләнгән. Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы буенче «Заволжье» алда бара, биредә ул һәр гектардан уртача 26 центнер тәшкил итә. Ул «Яңа юл»да - 23, «Гөбенә»дә - 22,9, «Олы Колаңгы»да - 22,1, «Алтын кырлар»да - 21,7 центнер. Көзге бодай район буенча барлыгы 8935 гектарда игелгән. Бүгенге көнгә шуның 4600 гектарында уңыш җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 23 центнер уңыш чыга. Амбарларга 12230 тонна ашлык кайтарылган.
Нет комментариев