Кайбыч ир-егетләре 23 февраль уңаеннан бассейнда йөзде
Кайбычта 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оешмаларда эшләүче ир-егетләр, 8 Мартта хатын-кызлар арасында бассейнда йөзү буенча ярыш үткәрү матур гадәткә әйләнде.
"Салават күпене" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган бу ярышта
14 командадан барлыгы 40 кеше катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров аларга уңышлар теләде, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына ешрак йөрергә чакырды. Быел ярыш 35, 50 яшькә кадәр һәм 50дән өлкәнрәкләр арасында узды. Алар 50 метр арага йөзде. Һәр командадан өчәр кеше катнашында эстафета ярышлары да узды.
18 яшьтән 35 яшькә кардәрге егетләр арасында икенче ел рәттән Надеждино авыл җирлегеннән Рамин Гусейнов җинүгә иреште. Кече Мәме авыл җирлегеннән Денис Старшов белән Владимир Токсаров икенче- өченче урыннарда. 36 дан 50 яшькә кадәрге спортчылар арасында шулай ук икенче ел рәттән район электр челтәре хезмәткәре Илшат Сибгатуллин җиңү яулады. Район башкарма комитеты хезмәткәре Ильяс Галиуллин икенче елын икенче урынны алды. Колаңгы ашлык кабул итү пунктыннан Дмитрий Поляков - өченче урында.
50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында спорт комплексның йөзү буенча тренеты Ленар Сибгатуллинга тиңнәр булмады. Үзәк сырхауханә хирургы Рамил Сабитов та, узган елгы күрсәткечен яклап калып, икенче урынны алды. Бадминтон буенча тренер Хәмзә Юнысов өченче урында.
Эстафета ярышларында Фирдүс Әхмәтов, Илшат Габидуллин һәм Ильяс Галиуллинны берләштергән башкарма комитет командасы җиңүгә иреште. Дөресен әйткәндә, финиш сызыгын беренче булып Олы Кайбыч урта мәктәбенең Рәдиф Сөнгатуллин (50 метр араны 30,58 секундта үтте), Булат Мотыйгуллин (31,93), Ленар Сибгатуллинны берләштергән командасы үтте. Ләкин укучылар чыгышы ярышта исәпкә алынмады. Рәдиф хәзер республика ярышларына әзерләнә. Үткән ярышларда ул III өлкәннәр разряды нормасын үтәгән.
Эстафетада Кече Мәме, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе коллективы командалары икенче-өченче урынны яулады.
Командалар арасында Владимир Токсаров, Денис Старшов, Михаил Токсаров һәм Александр Дунаевны берләштергән Кече Мәме авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарны район электр челтәре һәм башкарма комитет командалары бүлеште.
Җиңүчеләргә истәлек медальләрен, мактау кәгазьләрен һәм бассеенга абониментларны Алексей Макаров тапшырды.
Мингазиз Сөнгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев