Хәбәрләр
Кайбыч медикларын Казанга чакырганнар
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең "Сәламәтлек -2017" спартакиадасының зона этабы Кама Тамагы
районында узды. Спорт ярышларында Кайбыч, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш районнарыннан килгән 200дән артык медик катнашты. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелүче спартакиада да ир-егетләр дә, хатын-кызлар да спортның алты төре буенча чыгыш ясады. Алар җиңел атлетика,...
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең "Сәламәтлек -2017" спартакиадасының зона этабы Кама Тамагы
районында узды. Спорт ярышларында Кайбыч, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш районнарыннан килгән 200дән артык медик катнашты. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелүче спартакиада да ир-егетләр дә, хатын-кызлар да спортның алты төре буенча чыгыш ясады. Алар җиңел атлетика, волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, аркан тарту, шахмат уйнауда осталыкларын күрсәтте. Район үзәк сырхауханәсенең составында Раилә Галәвова, Юлия Бәдретдинова,
Светлана Жиркова, Әлфия Зиннәтуллина, Гөлия Зыятдинова, Лиана Ямилова булган командасы волейбол буенча беренче урынны яулады. Аларның "Салават күпере" спорт комплексында даими шөгыльләнүләренең матур нәтиҗәсе бу. Ә бадминтон уенында Эльвира Гарәфиева икенче урынга чыкты.Спартакиаданың икенче этабы - финалярышлары Казан шәһәрендә узачак. Анда Кайбыч медикларының хатын- кызлар һәм ир-егетләрнең волейбол командалары да чакырылды. Әлеге спартакиада медицина хезмәткәрләре арасында физкультура- сәламәтләндерү эшчәнлеген активлаштыру, аларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатында үткәрелә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев