Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч мөхтәсибәте мөселманнарны дини белем алырга чакыра

Кайбыч мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, Олы Кайбыч авылы мәчетендә дини укулар дәвам итә. Динебезне, пәйгамбәрләребезнең тарихын, гәрәп хәрефләрен өйрәнергә теләүчеләрне мәчеткә укырга чакыралар.

Хатын-кызларның дәресләре һәр җомга көнне кичке 18:00 сәгатьтә башлана. Укучы балалар өчен дәресләр һәр якшәмбе көнне 12:30 сәгатьтә үткәрелә. Ир-егетләр өчен дәресләр 27 ноябрь көнне кичке 18:00 сәгатьтән башлана. Шулай ук дәресләр Борындык, Шүширмә, Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Кошман, Иске Чәчкаб, Кече Кайбыч, Ябалак, Чүти авылларында да оештырылды. Дәресләргә килергә теләгән кардәшләребез үз авылларындагы имамнарга яки район мөхтәсибәтенә 2-13-34 номерына шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мөхтәсибәте мөселманнарны дини белем алырга чакыра