Кайбыч мәктәпләре Казанда узучы ярминкәдә катнашты
Казан шәһренең агросәнәгать паркында республика мәктәпләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узды. Ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм халыкны экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү максатында оештырылган иде.
Әлеге ярминкәдә Кайбыч районыннан алты мәктәп катнашты. Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское мәктәпләре халыкка үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимештән әзерләнгән 60 төрдән артык продукция тәкъдим итте. Федоровское мәктәбе коллективы ярминкәгә килүчеләр өчен чәй табыны әзерләгән иде. Әлеге ярминкәдә актив катнашканы өчен, Кайбыч районы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев