Хәбәрләр
Кайбыч нечкәбилләре” ! Бәйге башлана
Матурлык, аналар һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаучы "Нечкәбил" республикакүләм бәйгесе старт алды. 2004 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза ул.
Бәйге үрнәк балалар үстерүче, һәр яктан уңган-булган әниләр арасында үтә. Аналарның бөеклегенә дан җыр-лаучы бәйгенең максаты-күркәм гаиләләрне барлау, әниләрнең җәмгыятьтәге ролен тагын да күтәрү, милли һәм мәдәни традицияләрне үстерү. 1 июньнән бәйгенең сайлап алу турлары башланды. 16 июньдә ул Иделаръягы районнары хатын-кызлары катнашында Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә уза. Анда җиңүчеләр 10 сентябрьдә Татарстан гаиләләре фестивалендә ярымфиналда катнаша. Ә "Нечкәбил"нең финалы 26 ноябрьдә Казан шәһәрендә булачак Кайбычның уңган-булган нечкәбилләрен шушы бәйгедә актив катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев