Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч паркында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев каены үсә

Бүген без, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарга «Кайбычта - Президент каены» дигән язманы тәкъдим итәбез. Ул «Туган җирем - Кайбычым» китабында да басылып чыкты.

Зирәклеге белән аерылып торучы Президентыбыз Минтимер Шәймиев гадилеге, эчкерсезлеге белән дә сокландыра. 2000 елның язында Кайбычка килгәч, бер дә мин Президент дип тормады - Бәрле елгасы буендагы яшел тугайлыкта ял паркы булдыру нияте белән агач утырту өмәсенә килүчеләрнең берсенең кулыннан көрәк алды да, җирен дә үзе казып, суын да үзе сибеп, каен үсентесе утырт­ты. Бу ял паркында хәзер район Сабантуе, төрле чаралар уза.Ул көнне өмәгә Кайбычның олысы-кечесе җыелган иде. Авылыбызның ак әбисе - 90 яшьлек Әһликамал апа Шаһивәлиева да (сүзләребез дога булып ирешсен) шулар арасында булды.
-И-и, улым, яшь кеше яшь кеше шул инде ул. Минут эчендә утырттың да куйдың бит агачны. Җитезлегең белән алдырасың шул син, - диде ул, кытыршы куллары белән Илбашының аркасыннан сөеп. -Минем үземнән соң истәлеккә калсын дип утырт­кан биш төп алмагачым бар, көрәк белән шуларның төпләрен йомшартып, тәмам эштән чык­тым әле бүген. Кызлар, кияү, оныкларым, эшләмә, диләр дә бит, шундый кояш­лы көндә ничек өйдә ятмак кирәк.
Президент Әһликамал апа йөзендә Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллардагы барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын вәкилләренә рәхмәтен белдереп, туксанга җитсә дә, эшсез торуны күз алдына да китерә алмаган ябык гәүдәле әбине кочагына алып, үз итеп кенә киңәшен бирде:
- Ә син, апа, туфракны көрәк белән йомшартма, хәзер сатуда бик уңайлы өч япьле сәнәкләр бар.
- Өчлесе түгел, дүрт япьлесе бар иде дә бит, кемдер ишегалдымнан алып чыгып киткән, ахрысы, һич кенә дә таба алмыйм.
Илбашы, көлеп, әбинең «проблемасын» бүген үк хәл итәргә кушты.
Президент каенын кадерләп саклый Кайбыч халкы. Кар-бураннарда, көчле җилләрдә сынмасын дип, каеннарны рәшәткә белән әйләндереп алдылар. Мәктәп укучыларының юлы да шул агачлар яныннан үтә. Алар да каеннарның гадәти генә түгел, ә истәлекле, кадерле икәнлеген белә. Язын суын сибәләр, төбен йомшарталар. Парктагы тротуарның ике ягына утыртылган каеннар инде шактый үсте. Ә нәкъ урталык­та үсүче Президент каены, бик кадерләгәнгәдер инде, башкаларына караганда биегрәк тә әле. Әйтерсең лә ул, ябалдашларын өскә күтәреп, Кайбычның көндәлек тормышын күзәтә, аның елдан-ел матурлана, үсә баруына сөенә.
Хәер, Кайбыч үзе дә каен кызыдай яшь бит әле. Татарстан мөстәкыйльлеген яулаганнан соң, озак та үтмәде, Кайбыч та кабат район булып оештырылды. Аны оештыру турындагы Указга Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елның 19 апрелендә үзе кул куйды. Район халкының шатлыгының иге-чиге булмады. Кайбычлылар, хөкүмәтнең Кайбычны яңадан оештыру турындагы карарының дөреслеген, хаклыгын күркәм эшләре белән раслап, елдан-ел уңышларга ирешә баралар.
... Тагын язлар җитәр. Президент каены да, күршеләре кебек үк, тирә-юньгә ямь өстәп, яфракка бөреләнер. Кадерле истәлегегез, матур эшләрегез өчен күпмилләтле Кайбыч халкы исеменнән рәхмәт Сезгә, Илбашыбыз, юбилеегыз котлы булсын. Халкыбызны куандырып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Сезнең кебек асыл ирләр ватанга бик тә кирәк һәм кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев