Кайбыч полиция бүлегендә үзләрендә эшләп чыккан ветераннар белән тыгыз элемтәдә торалар, төрлечә ярдәм итәләр. Өлкәннәр ункөнлеге дә чараларга бай булган, аларны элеккеге эш урыннарына кунакка да чакырганнар.
Бүлекнең шәхси состав белән эшләү буенча кадрлар төркеме белгече, оешманың ветераннар Советы рәисе урынбасары Марс Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, район эчке эшләр бүлеге белән озак еллар җитәкчелек иткән Марат Нәҗиев, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге чакыруы буенча, Казан шәһәрендә традицион очрашуда да булып кайтты. Халыкара өлкәннәр көненә багышлаган әлеге чарада аңа министрлыкның Мактау кәгазен тапшырдылар. Эчке эшләр хезмәте ветераны Ленар Закиров министр, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин исеменнән җибәрелгән тәмле күчтәнәчләрне шатланып кабул итте. Бүләкне полиция бүлеге хезмәткәрләре өенә китереп тапшырды, хәлләрен белештеләр, рәхәтләнеп аралаштылар.
Шәхси состав белән эшләү буенча өлкән белгеч, полициянең өлкән лейтенанты Энҗе Медова, кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, ветераннарның өйләрендә дә булды. Алар тормыш-көнкүрешләре белән дә танышты, ярдәм кирәк булса, булышырга әзер булуларын белдерделәр. Пенсионерлар Сәлимә Гарәфетдинова, Рәзинә Гыйсмәтуллина, хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Илнур Шаһиевның әти-әнисе Рокыя һәм Зөфәр Шаһиевлар хөрмәт өчен рәхмәтләрен белдерде. Бүлек җитәкчелегенең котлауларын һәм күчтәнәчләрен дә шатланып кабул иттеләр.
Бүлек ветераннарын чәй табыны артына да чакырдылар. Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин ветераннар Ленар Закиров, Марат Нәҗиев һәм Марат Гыйльмуллинга хокук саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре, алар юлын уңышлы дәвам итүләре турында сөйләде. Бина буйлап экскурсия үтәрделәр, дежур часте, тир, музей, хәрби, спорт һәм хезмәт даны почмакларын да карадылар.
Нет комментариев