Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хәбәр иткәнчә, 13 ноябрьдә Кайбыч район Советының 17нче утырышы үткәрелә.
Әлеге утырышта депутатлар игътибарына сигез мәсьәлә тәкъдим ителә. Анда район бюджетының агымдагы елның тугыз аендагы үтәлеше карала, Кайбыч муниципаль районының 2018 елга бюджет проекты, муниципаль берәмлек Уставына, районда муниципаль хезмәт, муниципаль берәмлек карамагындагы милекне залогка бирү, милекне хосусыйлаштыру хакындагы нигезләмәләргә, муниципаль карамактагы җир участогын милеккә бушлай бирү буенча муниципаль хезмәтнең административ регламентына, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре карала. Районда төзелеш эшләрен проектлауны әзерләү, җирле нормативларны раслау тәртибе турындагы нигезләмә раслауга тәкъдим ителә. Кайбыч районының 2018 елга һәм 2019, 2020 елдагы план чорына бюджеты, Уставка кертелгән үзгәрешләр буенча карар проектлары белән район сайтында (http://kaybici.tatarstan.ru/), ТР ның хокукый мәгълүмат буенча рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) таныша аласыз. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев