Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч район үзәк сырхауханәсе коллективы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты белән очрашты

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дүртенче, бишенче, алтынчы чакырылыштагы депутаты Илдар Гыйльметдинов узган атнаның шимбәсендә Кайбычка килде. Яшьләр форумы алдыннан ул район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.

Депутат иң элек Кайбыч сырхауханәсе белән танышып чыкты һәм аның тиешенчә ремонтлануы, җиһазланышына канәгать булуын белдерде. Очрашу медицина турындагы сөйләшүдән башланып китте. Илдар Гыйльметдинов әйтеп узганча, илебездәге барлык сырхауханәләр, поликлиникаларны яхшы хәлдә тоту, тәртипкә китерү өчен федераль бюджеттан зур суммада акчалар бүлеп бирелә һәм барлык шәһәр-районнарда да диярлек алар бездәге кебек яхшы хәлгә китерелгән.
-Дәвалау учреждениеләренә ремонт ясала, медицина җиһазлары кайтартыла, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары белән тәэмин ителәләр, кыскасы, матди-техник базалары күпкә яхшырды һәм бу эш дәвам итә, - диде ул. - Врачларның хезмәт хаклары да артты. Авыл җирлекләрендәге медицина торышына аерым игътибар бирелә. Яшермим, төбәкләрдә участок сырхауханәләре ябылган чор да булды. Бүген исә аларны халык җыеннарыннан, халык фикерен өйрәнмичә генә ябарга ярамаганлыгы турындагы закон әзерләнеп ята. Сырхауханәләрне элек муниципалитетлар финанслады, ул тиешенчә булмады, чөнки акчалары җитми. Дәвалау учреждениеләрен финанслау - ул төбәкләрнең вәкаләте, тиешенчә эшләсеннәр өчен без аларны төбәк-республика дәрәҗәсендә финанслау­га ирештек. Авылларны врачлар белән тәэмин итү буенча кабул ителгән программа нәтиҗәле эшләп китте һәм без авыл районнарын кадрлар белән тәэмин итүдә зур адым ясадык. Сүз «миллионлы» врачлар турында бара. Бу елдан башлап без поселок тибындагы авыл районнарын да шушы программага керттек.
Депутат үз чыгышында медицина иминиятләштерүе, салымнар түләү, авыл хуҗалыгы, мәгариф, "Бердәм Россия" партиясенең спорт корылмалары төзү турындагы махсус проекты, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район үзәк сырхауханәсе коллективы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты белән очрашты