Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы бадминтончылары Бөтенроссия ярышларының финалында икенче урынны яулады

30 марттан 1 апрельгә кадәр Саратов шәһәренең "Спорт әзерлеге буенча төбәк үзәге"ндә мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча ел саен үткәрелүче "Каләм тибрәтү" дип исемләнгән Бөтенроссия ярышларының финалы булды.

Быел Татарстан Республикасы данын яклау Борындык төп мәктәбенә ышанып тапшырылды. Бу очраклы гына түгел, чөнки мәктәп бадминтончылары,ил күләмендә дә җиңү арты җиңү яулап, Татарстан Бадминтон федерациясе җитәкчелегенең хөрмәтен казанды. Безнең спортчылар, үзләренең тренер-укытучылары Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә ышанычны аклады: Мәскәү өлкәсеннән килгән иң көчле командага гына 2:3 исәбенә бирелеп, турнирда икенче урынны яулады. Шунысын да әйтергә кирәк, бу ярышларда Россиянең күп кенә төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Саратов шәһәрләреннән, Ленинград өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән дә командалар катнашты. Хәзерге вакытта безнең команданың гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Европа беренчелегендә чыгыш ясау мәсьәләсе хәл ителә. Алар анда Россия данын яклаячак. Бу хакта редакциягә район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы бадминтончылары Бөтенроссия ярышларының финалында икенче урынны яулады