Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы балалары роботлар белән кызыксына

Әле шушы араларда гына "Экология. Мәдәният. Мәгариф" (ЭКО") мәктәптән тыш эшләр үзәгенә роботлар белән кызыксынучы малай-кызлар җыелды. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылган робот техникасы түгәрәге Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләрендә генә эшли. Бу көнне Олы Кайбыч, Федоровское, Иске Чәчкаб мәктәпләреннән берәр, "ЭКО" үзәгеннән өч команда замана техникасын ни дәрәҗәдә...

Укучыларның робот техникасына кызыксынуын арттыру максатындагы әлеге бәйгедә катнашучылар механик сумо, ягъни, үзләре ясаган роботларны көч сынаштыру, кегель-ринг (әйләнә тирәли куелган пластик стаканнарны читкә чыгару) һәм роботларны сызык буенча вакытка йөртүдә осталыкларын күрсәтте. Механик сумо ярышында Федоровскоеда Игорь Шихов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Владислав Анисимов, Сергей Волков, Сергей Лапин, Евгений Яшинны бергә туплаган команда җиңүгә иреште. Олы Кайбыч командасы икенче, "ЭКО" үзәге һәм Иске Чәчкаб төп мәктәбе командалары өченче урында.
- Без робот техникасы түгәрәгендә өченче ел шөгыльләнәбез. Бу түгәрәккә төрле класслардан ун егет йөри. Җитәкчебез Игорь Шихов безне күп нәрсәгә өйрәтә, кызыксындыра белә. Роботлар белән дуслашу өчен физика фәнен яхшы белергә кирәк. Безгә бу түгәрәктә шөгыльләнү бик ошый, - диде Федоровское командасыннан Владислав Анисимов.
Иске Чәчкаб мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов әйтүенчә, улы Баязит белән робот техникасы буенча быелгы уку елында гына шөгыльләнә башлаганнар. Шуңа да карамастан, күптән түгел Казан шәһәрендә робот техникасы буенча үткәрелгән республика бәйгесенең "Проектлар" номинациясендә өченче урынны яулап кайтканнар. Әлегә алар мәктәбендә робот түгәрәге юк. "Кызыксынучылар булса, башка укучыларны да моңа тартырга була", ди Айдар Хәсәнов. Анда шулай ук Олы Кайбычтан бишенче класс укучысы Ислам Насретдинов (җитәкчесе - Илсур Насретдинов) "Иҗади юнәлештә ярдәмче робот" номинациясендә икенче урынны яулаган.
Бәйгенең икенче, кегель-ринг дип аталган өлешендә Олы Кайбыч, Федоровское мәктәпләре командалары үзара көч сынашты. Бу бәйгедә билгеләнгән әйләнә эченә куелган пластик стаканнарны робот ярдәмендә читкә чыгарырга кирәк иде. Әлеге биремне Максим Смелов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Илшат Булатов, Аяз Гайнуллин, Максим Григорьев һәм Сардор Зикрин командасы төгәл һәм җитез башкарды, беренчелек- аларда. Федоровское командасы - икенче урында.
Билгеләнгән сызык буенча роботны йөртү бәйгесе дә кызыклы үтте. Бу ярышта да кайбычлылар ясаган робот билгеләнгән маршрут буенча тиз үтеп, командаларына җиңү китерде.
Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, җитәкчеләренә Рәхмәт хатларын "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Баһавиева тапшырды. Әлеге үзәкнең база мәйданчыгы буенча методисты Сирин Гарифуллин сүзләренә караганда, укучылар техник түгәрәкләргә кызыксынып йөри. Киләчәктә бәлки башка мәктәпләр дә кызыксына башлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы балалары роботлар белән кызыксына