Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәм уңаеннан 50 ананы кунакка чакырды

Әниләр көне уңаеннан төрле чаралар уза. Шимбә көнне район үзәгендәге иң затлы кафеларның берсендә инвалид бала тәрбияләүче әниләр белән очрашачаклар.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында бәйрәм табыны артында узачак бу очрашуга 50 ана чакырулы. Барлык авыл җирлекләрендәге мәдәният йортларында, мәктәпләрдә әниләр өчен концертлар, тематик кичәләр оештырыла. 27 ноябрьдә Казанда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән тантана узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре чакырылды. Бу тантанада Борындыктан Фәйрүзә Фатыйхова, Шүширмәдән Разия Габидуллина, Рауза Садыйкова, Бәрлебашы урманчылыгыннан Фәймә Гарәфетдинова, Мөрәледән Фәрзәнә Тимершина, Наилә Хәмидуллина, Кече Мәмедән Мария Козина, Олы Подберезьедан Евдокия Заверкина, Чүтидән Минсафа Әхсәнова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәм уңаеннан 50 ананы кунакка чакырды