Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дин кардәшләребезне Корбан гаете белән котлый
4 октябрьдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин райондашларыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
«Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Барчагызны да изге бәйрәм - Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм - рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Гомер юлында һәркем, үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, Раббыбызга кат-кат мөрәҗәгать итә. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев