Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз сайлау участогында тавыш бирде

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебашы сайлау участогында тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергә килеп тавыш бирде.

-Бүген көн дә кояшлы, матур, халкыбыз дә әнә сайлауларга бәйрәмгә килгән кебек килә. Киләчәгебез дә бүгенгедәй матур булсын иде,- диде ул.
Район башлыгының 83 яшьлек әтисе Илгизәр абый да сайлауга килгән.

-Ходайга тапшырып, үз тавышымны бирдем. Зирәк, гади халыкны аңлаучы кеше сайлансын иде Татарстан Президенты булып.-Минем тормышымда сайлаулар бик күп булды. Бу сайлаудан да яхшы тормыш көтәм,- диде ул. -Хәзер замана алга бара шул, әнә ничек авылыбызда заманча итеп, электрон юл белән сайлыйлар.


-Мин үзем Морза Бәрлебашы авылыннан килдем, безнең сайлау участогы монда,- дип сүзгә кушылды Тәслимә апа Гарифуллина.- Элек ике авыл арасында юл юк иде, өченче ел элек яңа юл салдылар, хәзер урамга да юл түшәделәр.Урамнардагы баганаларда төнлә утлар яна. Матур тормышыбызга шатлана-шатлана килдек сайлауга. Ишек алды тутырып мал асрыйбыз, тирә ягыбызда урман, куррорттагы кебек яшибез.
- Мин дә Морзадан,- дип сүзгә кушылды Гөлирә Ибраһимова.-Әле 11 сентябрьдә генә пенсиягә чыктым.- Лаеклы ялда да лаеклы яшәргә язсын иде дип килдем сайауга.
Ә инде электрон юл белән тавыш бирүдә волонтерлар Лилия Галиева белән Людмила Лазарева ярдәм итә. Биредә бу система икенче елын кулланыла. Бәрлебашы сайлау участогы рәисе Гөлчәчәк Гыйбадуллина әйтеп узганча, участокта барлыгы 254 сайлаучы исәпләнә. Халык сайлауга бәйрәмгә барган кебек килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз сайлау участогында тавыш бирде