Хәбәрләр
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 1 май бәйрәме белән котлавы
1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Хезмәт сөючән Кайбыч халкы бу бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылый. Районыбызда тырыш кешеләр яши. Эшчәнлегебезнең барлык тармакларында да аерым уңышларыбыз бар. Безнең төп максатыбыз - социаль тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итү, халыкның көнкүрешен һәм тормыш сыйфатын тагын да яхшырту. Кайбыч киләчәктә дә чәчәк атсын өчен алга таба да максатчан эш алып барылачак. Язның матур бу көнендә мин бөтен көчен, белемен, талантын районыбызны үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызга олуг хөрмәтемне белдерәм. Бүген төрле тармакларда эшләүче барлык хезмәтчәннәргә рәхмәтемне җиткерәм. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телим. Илебездә бердәмлек ныгысын, хезмәттәге яңа уңышлар нәтиҗәсендә туган илебез чәчәк атсын! Бәйрәм белән!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев