Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы ифтар уздырды

Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүче ураза тоучылар шимбә көнне кафега авыз ачу кичәсенә җыелды. Алар өчен мул табын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның спонсорлык ярдәме белән әзерләнде.

-Мондый ифтар ашлары барлык авыл җирлекләрендә дә уза. Аллага шөкер, киң күңелле кешеләребез күп безнең, авыз ачтыруда алар үзләренең хәләл көчләрен кертә.

Бу матур гадәтне без алга таба да ташламаячакбыз. Әйе, Рамазан ае- игелекләр ае. Шуңа да барыбызга да саваплы гамәлләрне күбрәк кылып калырга кирәк. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, ил-көннәребез гел тыныч торсын. Намаз укыганда безне дә изге догаларыгыздан калдырмасагыз иде,- диде ул ураза тотучыларга рәхмәт әйтеп.
Авыз ачтыруга йөздән артык кеше киләгән иде. Ак яулыклы әби -апалар, түбәтәйле абыйлар Корән дә тыңлады. Кафе хуҗалары үзләре дә уразада, табынны да ураза тотучылар өчен файдалы булган ризыклардан әзерләгәннәр. Аш-су, пироглар, тәмле сулар, яшелчә, җиләк-җимештән өстәлләр сыгылып тора иде.
- Барча ураза тотучылар исеменнән шушы ифтарны уздыруны тулысынча үз өстенә алган Альберт Илгизәровичка рәхмәтемне белдерәм. Ул туган авылы Бәрлебашында да , Ябалак, Морза Бәрлебашы авыллаарындагы ураза тотучыларны да чакырып, шундый ифтар мәҗлесе уздырды. Бу көннәрдә Аллаһы Тәгалә рәхмәт ишекләрен киң итеп ача, шуңа да башкалар да изге гамәәләр кылып калырга ашыксын иде,- диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы ифтар уздырды