Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы референдумны яклап тавыш бирде

Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, иртәнге якта туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогына килеп, үзара салым кертү буенча референдумны яклап тавыш бирде.

-Кайбыч халкының бу референдумда актив катнашачагына ышанычым зур. Чөнки районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасына зур эшләр башкарылды һәм җирлек һәһмиятендәге күп кенә мәсьәләләр уңай хәл ителде, журналистларга биргән әңгәмәсендә. Авылларда зират тирәләре тотылды, юллар, күперләр тәртипкә китерелде, һәйкәлләр яңартылды, яңалары төзелде, чишмә территорияләре төзекләндерелде, балалар мәйданчык¬лары барлыкка килде. Кыскасы, җирлек әһәмиятендәге күп кенә проблемалар хәл ителде. Үзара салым шуның белән отышлы: без биргән һәр бер сумга хөкүмәтебез дүрт сум исәбеннән акча бүлеп бирә. Быел да барлык авылларда да юл төзү, балалар мәйданчыклары төзүне һәм башка зур эшләр планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы референдумны яклап тавыш бирде